Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
Көн темасы

Алексей Коннов: “Үземне 95 тә дип хис итмим!“

Иртәдән үк Алексей Коннов, "Германияне җиңгән өчен", "Кенигсбергны алган өчен" һәм башка медальләр белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераны квартирында кунаклар кабул итүгә әзерләнделәр. 17 мартта Алексей Дмитриевичка 95 яшь тулды. Ул Комлы Ковалида туган һәм гомере буе шунда яшәгән. 13 яшендә әтисе вафатыннан соң гаиләнең терәге булып кала. 1940...

Иртәдән үк Алексей Коннов, "Германияне җиңгән өчен", "Кенигсбергны алган өчен" һәм башка медальләр белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераны квартирында кунаклар кабул итүгә әзерләнделәр. 17 мартта Алексей Дмитриевичка 95 яшь тулды.

Ул Комлы Ковалида туган һәм гомере буе шунда яшәгән. 13 яшендә әтисе вафатыннан соң гаиләнең терәге булып кала. 1940 елның көзендә армиягә китә, артиллерист булып хезмәт итә.

-Кичтән яхшы кәеф белән йокларга яттык, - дип искә төшерә Алексей Дмитриевич, - ә иртән безне тезеп командир сугыш башлануы турында хәбәр итте.

Яшь артиллеристларны Смоленск янына җибәрәләр, анда 21 яшьлек солдат Коннов беренче тапкыр фашистлар белән сугышка керә. Ул чакта көчләр совет солдатлары файдасына булмый һәм Кызыл Армия зур югалтуларга дучар була. Шәһәрне дошманга калдырырга туры килә, әмма каты сугышлар дошманны алҗыта һәм Мәскәүгә бару юлында тоткарлый.

Коралсыз һәм азык-төлексез калган сугышчылар төркемнәргә җыелып партизаннарга кушылырга омтылалар. Коннов сугышчан дуслары белән Белоруссиядә алар сафына кушыла. Алексей Дмитриевич Сталин исемендәге партизаннар отряды составында сугыша, немец гарнизоннарын тар-мар итә, күперләр шартлата. 1944 елда аларның төркеме Кызыл Армиянең алдагы частьлары белән кушыла. Безнең якташыбызны 348 нче укчылар полкына җибәрәләр, аның составында ул Кенигсбергны азат итә һәм Эльбага барып җитә. Коннов сугышларда ике тапкыр яралана, бер ай Польша госпиталендә ята, аннан соң тагын сугышка китә.

Туган авылына Алексей Дмитриевич фәкать 1947 елда гына кайта. 20 елдан артык тракторчы, ун еллап тимерче булып эшли.

Юбилярны бәйрәм белән район башлыгы Михаил Афанасьев котлады, һәм моның белән горурлануын әйтеп үтте. Алексей Дмитриевич бу көнне янына килгән күп санлы кунакларга сөенде генә. Гел елмайды һәм шаяртты, ә инде мактауларына һәм рәхмәт сүзләренә тыйнак кына: "Сез - безнең балалар, ә без балалар өчен яшәдек һәм яшибез", - дип җавап бирде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево Коннов