Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
Көн темасы

“Без барыбыз да балачактан”

Республика фәнни-практик конференциясе Урта Девятова урта мәктәбендә шундый тема астында узды. Арина Горшунова Автор фотосы Бу чорда узган гасырның 60 елларында Емельяновада укытучы булып эшләгән, балалар язучысы Юрий Коваль истәлегенә багышлады. - Бу чорда яшәүче яшүсмерләргә нинди китаплар кызыклы? Аларны нинди проблемалар борчый? Балалар кызыксынсын өчен әдәбиятны хәзер ничек укытырга?...

Республика фәнни-практик конференциясе Урта Девятова урта мәктәбендә шундый тема астында узды.

Арина Горшунова

Автор фотосы

Бу чорда узган гасырның 60 елларында Емельяновада укытучы булып эшләгән, балалар язучысы Юрий Коваль истәлегенә багышлады.

- Бу чорда яшәүче яшүсмерләргә нинди китаплар кызыклы? Аларны нинди проблемалар борчый? Балалар кызыксынсын өчен әдәбиятны хәзер ничек укытырга? Шушындый мөһим сорауларга җаваплар табарга тырыштык, - ди мәктәп директоры Алена Жесткова.

Конференцияне тантаналы итеп ачканнан соң анда катнашучылар секцияләргә бүленеп эшли башлады: "Язучы иҗатын өйрәнү буенча иң яхшы фәнни тикшерү эше", "Укытучы образы хәзерге заман балалар (үсмерләр) әдәбиятында", Л.Н. Толстой иҗатында балачак темасы".

- Безнең район укучылары яхшы хәзерләнеп килгән иде, - дип кичерешләре белән уртаклашты Алена Петровна. - Урта Девятовадан Вероника Блохина һәм Людмила Никитина, Комлы Кавалдан Татьяна Петрова һәм Алина Базанова, Державиннан Илшат Миннулин, Нармонкадан Никита Марьин, Татар Янтыгыннан Ленар Гарипов һәм Камил Гарафиев җиңүчеләр булды һәм алдынгы урыннарны яулады.

Җиңүчеләр һәм алдынгы урыннарны алучылар арасында Алексеевск, Менделеев, Югары Ослан, Чүпрәле, Теләче, Чистай районнары һәм Казан шәһәре вәкилләре бар.

Конференция кысаларында "Хәзерге заман балалар әдәбиятын өйрәнгәндә инновация методларыннан һәм алымнарыннан файдалану" дигән темага фәнни-методик семинар булды. Педагоглар тәҗрибә алышты, осталык дәресләре бирделәр.

КФУ доценты Ольга Волкова семинарга зур бәя бирде. Ул шулай ук конференциянең гаҗәп кызыклы программасын, укучылар эшләренең һәм укытучылар чыгышының көн таләбенә туры килүләрен билгеләп үтте.

Г.Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музее директоры Фәридә Мортазина Лаеш районы тарихи һәйкәлләре турында "Лаеш шәһәре урамнары" исемле виртуаль экскурсия уздырды. Конференция Чистай укучысы Анастасия Кузьминаның "Хәзерге чор әдәби агымы" исемендәге хикәясен тыңлау белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район