Безнең елгаларда балык булыр
Мишә тамагында саклана торган яңа табигый территория булдырыла. Автор фотосы Иртән балык каптыруның нинди искиткеч булуын балыкчыдан яхшы белүче юк, ә инде кайда азык һәм уылдык чәчү өчен урынның уңай һәм җайлы булуын балык кына белә. Балыкларның мондый үз иткән урыннары кайда булуын һәм аларны ни өчен сакларга кирәклеген галим-экологлар...
Мишә тамагында саклана торган яңа табигый территория булдырыла.
Автор фотосы
Иртән балык каптыруның нинди искиткеч булуын балыкчыдан яхшы белүче юк, ә инде кайда азык һәм уылдык чәчү өчен урынның уңай һәм җайлы булуын балык кына белә. Балыкларның мондый үз иткән урыннары кайда булуын һәм аларны ни өчен сакларга кирәклеген галим-экологлар белә.
"Мишә елгасы тамагы" - төбәк әһәмияттәге яңа табигый зоологик заказник шулай дип атала. Аның рәсми төзелү датасы - 2018 елның 26 феврале.
Лаеш балыкчылары һәм табигать яратучылар борчуга төштеләр: яңа статус бирелгәч бу урыннарга барырга ярыймы? Без җавап эзләп заказник булдыруда катнашкан экспертка мөрәҗәгать иттек. Күл һәм елга балык хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Татар бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Михаил Горшков җавап бирә:
-Белгеч-экспертлар Мишә тамагы территориясен сакларга кирәклеген исбат иттеләр. Проектны төп эшләүче - ТРның биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты.
Балыкчыларга, туристларга, җирле халыкка яңа заказникка барырга ярыймы?
-Әйдәгез терминнарны аңлатып үтик. "Аерым саклана торган табигый территорияләр турында"гы (ООПТ) законга ярашлы төстә аларның берничә төре бар. Һәркайсының үз хокукый режимы һәм статусы: абсолют тыюлык, чагыштырмача тыюлык (заказниклар), катнаш (милли һәм табигый парклар).
Михаил Александрович Министрлар Кабинеты карарының заказникның хокукый режимы сурәтләнгән битен күрсәтә:
-Бишенче пункт: "Гражданнарның территориягә керү хокукы бар, әмма " су биология ресурсларындагы популяцияләргә куркыныч китергән гамәлләр тыела" .Режимны бозучылар административ җаваплылыкка яки җинаять җаваплылыгына тартылалар.
Территориядә безгә, гади халыкка нәрсәләр эшләргә ярамый?
-1 февральдән 15 апрельгә кадәр сәнәгать һәм һәвәскәр балык тоту тыела. Бу уылдык чәчү чорында балыкларны явызларча тоту актив булу белән аңлатыла. Ул массакүләм характер алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев