Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
Көн темасы

Чын егетләр ярыша

Лаешның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Чын егетләр" район спорт бәйрәме үтте. Өлкән сыйныф укучыларына үзләренең көчен, җитезлеген, эрудициясен һәм иҗади сәләтләрен күрсәтергә кирәк иде. Алар автомат сүтеп-җыюда ярыштылар, кулларында күтәрелделәр, гер күтәрделәр, каршылыклары булган дистанцияне тизлеккә үттеләр. Бөек Ватан сугышы темасына брейн-ринг уйнадылар. Пәрәүлеләрнең "Легион" командасы "Визит...

Лаешның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Чын егетләр" район спорт бәйрәме үтте.

Өлкән сыйныф укучыларына үзләренең көчен, җитезлеген, эрудициясен һәм иҗади сәләтләрен күрсәтергә кирәк иде. Алар автомат сүтеп-җыюда ярыштылар, кулларында күтәрелделәр, гер күтәрделәр, каршылыклары булган дистанцияне тизлеккә үттеләр. Бөек Ватан сугышы темасына брейн-ринг уйнадылар.

Пәрәүлеләрнең "Легион" командасы "Визит карточкасы" конкурсында үзе белән кызыклы итеп таныштырды. Теоретик өлеш барысына да диярлек авырлык белән бирелде. Викторинаның гади сорауларына күпләрнең дөрес җавап бирмәве кызганыч. Кайбер укучылар ярдәм алу өчен Интернетка мөрәҗәгать итеп хәйләләргә тырышып карадылар. Әмма моны эшләү катлаулы иде: һәр биремгә минуттан азрак вакыт бирелде. Бөек Ватан сугышы тарихын Пәрәү егетләренең башкалардан яхшырак белүе ачыкланды.

Көч һәм түземлелеккә биремнәрне барысы да диярлек үти алды. АК-74 автоматын сүтеп-җыюда осталыкларын Максим Купчиков һәм Алексей Кривошеев (Сокуры) раслады. "Камуфляж"ны беренче булып Рамил Низметдинов (Столбище) киде. Гер күтәрүдә Азат Ахунов (Хәерби) һәм Марат Зыяутдинов (Имәнкискә) иң көчлеләр булды. Каршылыклар полосасын сокурылы "Непобедимые" барыннан да җиңелрәк үтте.

Бар конкурслар нәтиҗәләре буенча, беренче урынның Имәнкискә "Штрафбатчылар"ында икәне ачыкланды. "Слава" (Лаешның 2 нче мәктәбе) командасы алардан бераз гына калышты. Өченче урынга столбищелыларның "Отечество" командасы лаек булды.

Команда һәм шәхси исәптә җиңүчеләр һәм лидерлар дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево