Эчтән караш
Кешеләр, ил, җәмгыять белән идарә итү - кешелек яшәгән бар чорда иң катлаулы процессларның берсе. Безнең эрага кадәр 430 нчы елда Перикл: Сәясәтне бик аз кеше иҗат итә, ә аның турында бар кеше сөйли ала, дип раслаган. Кешедә бераз гына булса да сәяси дөнья һәм аның эшләү механизмнары хакында гомуми...
Кешеләр, ил, җәмгыять белән идарә итү - кешелек яшәгән бар чорда иң катлаулы процессларның берсе.
Безнең эрага кадәр 430 нчы елда Перикл: Сәясәтне бик аз кеше иҗат итә, ә аның турында бар кеше сөйли ала, дип раслаган. Кешедә бераз гына булса да сәяси дөнья һәм аның эшләү механизмнары хакында гомуми күзаллау булырга тиеш. Менә бер мисал: 1 июньнән Казан - Оренбург юлының Лаешка кадәр участогы ремонтка ябылды. Юл капламы мактанырлык түгел иде һәм монда юл-транспорт һәлакәтләре булды. Бу яңалык турында белүгә кайберәүләр, нигә ремонтны нәкъ менә шунда ясыйлар, дип сорый башладылар.
-Иң яхшысы - яңа юл салу, - дип фикер йөртәләр алар, - мәсәлән, анда, монда һәм алга таба исемлек буенча.
Табигый ки, мөмкинлек булганда районның барлык проблемалы юлларына яңа асфальт салу уңайлы юл, әмма шуны истә тоту кирәк, беренчедән юлның бу участогы җирле әһәмияттә түгел, ә республикада, димәк, аны салу һәм ремонтлау белән Татарстан шөгыльләнә. Икенчедән, халыкның социаль-икътисади хәлен яхшырту буенча эшләр башкару өчен дәүләт программаларына керү кирәк. Боларның барысын бер юлы эшләп булмавын да аңлау зарур. Бу бик мөһим. Россия һәм Татарстан хөкүмәтенә һәр пункт буенча эш гамәле булдырылган, анда теге яки бу тәкъдимне тормышка ашыруның һәр адымы билгеләнгән.
Район башлыгы кабинетында акча белән тулы сейф бар, ул аларны кемгә, күпме бирәсен - юл салуга, мәктәпләр ремонтлауга яки суүткәргеч торбалар алыштыруга - хәл итә дип уйлаучылар ялгыша.
Ниндидер мәсьәләләр хәл иткәндә һәм эш юнәлешләрен билгеләгәндә район хакимияте халык тәкъдимнәрен, искәрмәләрен һәм теләкләрен искә ала, әлбәттә. Бюжет акчаларын нәтиҗәле файдалану өчен иң борчыганнарына өстенлек бирелә.
Тагын бер мисал: Чирпы авылында яшәүчеләр республиканың бер массакүләм мәгълүмат чарасына үзләрендәге проблемаларны чишүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр. Монда юллар да начар, кар чистарту да, балалар бакчасы да юк. Өстәвенә, кешеләр район хакимиятен үтеп республика газетасыннан Чирпы авылында буш бинаны алган эшмәкәр нинди максатта кулланачагын сорыйлар. Төгәл итеп шуны әйтәм: әгәр авыл халкы бу сорауларны район хакимияте вәкилләренә биргән булсалар җавап алган булырлар иде. Әгәр инде билгеләнгән проблемаларга килсәк, монда тагын дәүләт программаларына керү кирәклеге ачыклана. Барлык бу мәсьәләләрне район хакимияте белә һәм конкрет чаралар күрә. Мәсәлән, райбашкарма комитетының төзелеш һәм ТКХ бүлеге барлык бу эшләрне планга кертү өчен документлар әзерләде. Монда иң мөһиме - акча бүлүгә ирешү, чөнки җирле бюджет ул проблемаларны хәл итә алмый.
Чирпы юлы асфальт, ә авылның үзендә вак таш җәелүен әйтү зарур, ягъни халыкның юл капламы сыйфатын яхшыртуны соравы күренә. Шул ук вакытта Яушыйкны искә алу җитә, монда урамнар торышы хакимиятнең кичекмәстән эш итүен сорый. Менә монда да кайсы авылда эш башлауны билгеләү мөһим. Барысын бер юлы эшләүгә акча юк. Кайсы мөһимрәк булуны аңлау кирәк, халыктан сорыйк - һәркайсы үз авылын төзекләндерү яклы булачак.
Рәсим Хазиев, ТР Лаеш муниципаль район Советы һәм башкарма комитет матбугат секретаре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев