Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Көн темасы

Җиңү көне белән

Хөрмәтле район халкы! Без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтәбез. Еллар уза, буыннар алышына, әмма вакыт кырыс сынауларны намус белән узган совет халкы батырлыгын киметә алмый. Мәһабәт мемориаллардагы һәм тыйнак обелисклардагы мәңгелек ут ялкынында, замандашларыбыз һәм бездән соң килүче буыннар йөрәгендә һөҗүмгә күтәрелгән, күкрәге белән амбразуралар каплаган, һава...

Хөрмәтле район халкы!

Без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтәбез. Еллар уза, буыннар алышына, әмма вакыт кырыс сынауларны намус белән узган совет халкы батырлыгын киметә алмый.

Мәһабәт мемориаллардагы һәм тыйнак обелисклардагы мәңгелек ут ялкынында, замандашларыбыз һәм бездән соң килүче буыннар йөрәгендә һөҗүмгә күтәрелгән, күкрәге белән амбразуралар каплаган, һава таранына барганнарның үлемсез батырлыгы турында хәтер мәңгегә сакланыр. Мәңгелек дан аларга!

"Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!" - бу гади һәм һәркемгә аңлаешлы сүзләр хезмәт фронтының төп көче булган, армияне икмәк, корал, сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин иткән үсмерләр һәм хатын-кызлар өчен төп сүзләр була...

Милләтенә һәм нинди дин тотуына карамастан, бар совет халкының уртак хезмәте нәтиҗәсендә генә фашист Германиясен җиңү мөмкин була.

Без Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән бар кешенең батырлыгын һәм хезмәтен хөрмәт итәбез.

Бу бәйрәм көнендә барыгызга да сәламәтлек, аяз күк йөзе, иминлек һәм бәхет телим!

Лаеш муниципальрайон башлыгы М.П.Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район день Победы поздравление глава