Изге эшкә бернинди акча да жәл түгел
Чирпыда яшәүче пенсионер туган авылларында кәшәнә төзүгә ярты миллион сум бүләк иткән. Мәрьям ананың Смоленск иконасы храмы 90 ел элек диярлек, давыллы коллективлаштыру елларында талана. Шул вакыттан башлап мәхәллә кешеләренең үз чиркәүләре булмый. Авылда яшәүче Елена Кузнецова православие традицияләрен яңартырга алына. -Акчаны бар кешедән тиенләп диярлек җыйдык, - дип сөйли...
Чирпыда яшәүче пенсионер туган авылларында кәшәнә төзүгә ярты миллион сум бүләк иткән.
Мәрьям ананың Смоленск иконасы храмы 90 ел элек диярлек, давыллы коллективлаштыру елларында талана. Шул вакыттан башлап мәхәллә кешеләренең үз чиркәүләре булмый. Авылда яшәүче Елена Кузнецова православие традицияләрен яңартырга алына.
-Акчаны бар кешедән тиенләп диярлек җыйдык, - дип сөйли Елена Анатольевна. - Акча җитмәгәнлектән төзелеш берничә тапкыр туктатылды. Әгәр Петр Павлович Воробьев ярдәм итмәсә, аны тәмамлап булыр иде микән, билгесез. Ул пенсионер, аңа 82 яшь. Җыйган акчаларыннан ул шундый зур сумма бирде, алар барысына да диярлек җитте.
Икенче меценат - Чирпы мәктәбендә укыган, Татарстан Республикасы исәп палатасы рәисе Алексей Демидов була. Авыл кешеләренең кәшәнә төзүен белеп, ул гөмбәз һәм кач ясау өчен акча бирә.
Мәхәллә кешеләре Лаеш районы дин башлыгы Федор атакай үткәргән гыйбадәткә җыелдылар. Аннан соң төзүчеләр кәшәнә түбәсенә алтын йөгертелгән гөмбәз белән качны урнаштырдылар. Алда - кәшәнә эчен бизәү эшләре.
Меценат Петр Воробьев хөрмәтенә истәлек тактасы куелды. Православие динендәгеләр кәшәнәне изге Петр һәм Павел исеме белән изгеләндерергә булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев