Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кар бураны котырынды

Кар бураны, көртләре аркасында күп кенә машина хуҗалары дүшәмбе эшкә соңга калды. Державин, Пәрәү, Каипы, Зимняя горка, Егорьево авылларында якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә вакытлыча электр энергиясез калды. Әмма электрчыларның авария бригадасы эшне тиз тотты - өзелгән чыбыкларны ялгады. 118-ПСЧ ннан хәбәр иткәнчә, якшәмбе көнне юл начараю сәбәпле өч машина ауган....

Кар бураны, көртләре аркасында күп кенә машина хуҗалары дүшәмбе эшкә соңга калды. Державин, Пәрәү, Каипы, Зимняя горка, Егорьево авылларында якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә вакытлыча электр энергиясез калды. Әмма электрчыларның авария бригадасы эшне тиз тотты - өзелгән чыбыкларны ялгады.

118-ПСЧ ннан хәбәр иткәнчә, якшәмбе көнне юл начараю сәбәпле өч машина ауган. Зыян күрүче кешеләр юк. Кардан чистартучы бөтен техника эшли, хәл мөшкелләнмәсен өчен юл хезмәткәрләре бөтен көчен куя. Мәсәлән, Чирпы участогында "Татавтодор" АҖнең 15 данә техникасы, Шәһәр яны участогының 14 техникасы эшли. Лаеш урамнарын 11 трактор һәм карэткеч чистарта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район