Көчлеләр, җитезләр һәм осталар бәйрәме
Лаешта Физкультурачылар көненә бар районның спорт сөючеләре җыелды. Эссе шимбә иртәсендә Лаеш техник-икътисад техникумы стадионында алма төшәр урын да юк иде. Рәсми төстә ачылганга кадәр катнашучылар һәм тамашачылар җыела башлады. Физкультурачылар көненә авыл җирлекләре һәм район учреждениеләре командалары килде. Күңелле музыка һәм төрле төстәге флаглар бәйрәм кәефе булдыруга ярдәм итте....
Лаешта Физкультурачылар көненә бар районның спорт сөючеләре җыелды.
Эссе шимбә иртәсендә Лаеш техник-икътисад техникумы стадионында алма төшәр урын да юк иде. Рәсми төстә ачылганга кадәр катнашучылар һәм тамашачылар җыела башлады. Физкультурачылар көненә авыл җирлекләре һәм район учреждениеләре командалары килде. Күңелле музыка һәм төрле төстәге флаглар бәйрәм кәефе булдыруга ярдәм итте. Атлетлар старт алдыннан күнегүләр ясадылар, ә күзәтүчеләр кояштан күләгәгә качтылар.
Спортчыларны Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова сәламләде.
-Сәламәт яшәү рәвеше бәйрәме елдан ел зурлап үткәрелә, - дип билгеләп үтте Татьяна Петровна. - Безнең районда һәр кешегә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар булдырылган. Җанны һәм тәнне ныгытыгыз, үзегезне җиңегез. Бүген дуслык җиңсен!
Бүләкләү тантанасында чемпионнар әзерләүче тренер-укытучылар, шулай ук Лаеш районында физкультура һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүчеләр билгеләп үтелде. Аларга мактаулы билгеләр һәм Татарстанның спорт министрлыгы грамоталары һәм район башлыгы рәхмәтләре тапшырылды.
Ә ул арада спорт ярышлары кызды. Спортчылар стадион уртасында бар көчләренә аркан тарталар, көндәшләренә соңга кадәр бирешергә теләмиләр. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар гер күтәрделәр, армрестлингта һәм мас-рестлингта көч сынаштылар. Лаештагы Физкультурачылар көнендә соңгы көрәш - яңалык булды. Бу утырган хәлдә таяк тартышу. Спортның яңа төре булса да, монда катнашырга теләүчеләр күп җыелды. Баскетбол мәйданчыгында стритболда кайсы команда көчлерәк булуны ачыкладылар. Футболчылар мөнәсәбәтне озак ачыкладылар - турнирда бер юлы сигез команда катнашты. Ә техникум тулай торагында тынычта һәм салкынча урында шахмат һәм шашка сөючеләр ярышты. Шартлар уңайлы булуга һәм тыныч булырга тырышсалар да, киеренкелек сизелә иде - һәр кайсының җиңәсе килә.
Безнең спортчыларның осталыгы югары дәрәҗәдә, карап торучылар аз булды. Җиңүчеләрнең шат авазлары һәм җиңелүчеләрнең борчылулары, җанатарларның яклавы һәм буыннарны язу өчен яхшы мөмкинлек - спорт бәйрәмендә күңелсезләнгән кешене таба алмадым. Бала-чага да тик тормады - алар турникларга үрмәләделәр һәм йөгерү юллары буйлап самокатларда һәм велосипедларда узыштылар.
-Мондый ярышларда беренче тапкыр катнашам - шунда ук җиңдем дә, - дип бәхеттән елмая мас-рестлингта үз үлчәү категориясендә беренче булган Равилә Кадыйрова. - Күбрәк шөгыльләнәчәкмен һәм Алла боерса киләсе елда да катнашачакмын.
Уеннар берничә сәгать дәвам итте. Катнашучыларның һәркайсы адреналинның үз өлешен алды. Ә чара азагында яхшыларның иң яхшыларына медальләр, дипломнар һәм призлар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев