Лаеш модалар театры уңышы
6 апрельдә УНИКС комплексының зур сәхнәсендә Татарстан урта һөнәри белем бирү студентлары арасында "Язгы тамчы-2018" иҗат фестивале гала-концерты булды, анда Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары уңышлы чыгыш ясады. Фото ЛТЭТ архивыннан. Осталык дүрт юнәлеш буенча бәяләнде: музыка, бию, театр һәи оригиналь жанр. Тема уртак - "Россиягә рәхим итегез" һәм "Welcome to...
6 апрельдә УНИКС комплексының зур сәхнәсендә Татарстан урта һөнәри белем бирү студентлары арасында "Язгы тамчы-2018" иҗат фестивале гала-концерты булды, анда Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары уңышлы чыгыш ясады.
Фото ЛТЭТ архивыннан.
Осталык дүрт юнәлеш буенча бәяләнде: музыка, бию, театр һәи оригиналь жанр. Тема уртак - "Россиягә рәхим итегез" һәм "Welcome to Kazan". "Язгы тамчы-2018"дә 85 белем бирү учреждениесеннән биш меңнән артык артист катнашты. Бүләкләү УНИКСтагы гала-концертта булды. ЛТЭТ студентларына "Мода театры" һәм "Нәфис сүз" номинацияләрендә беренче һәм өченче дәрәҗә дипломнар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев