Лаеш пилмәннәре турында хикәят
Кытайда - цзяоцлар, Урта Азиядә - манталар, Италиядә - равиолалар... Без, россиялеләр, табыныбызны камыр белән иттән ясалган ашамлыктан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Безнең шәһәрдә пилмәнне шулкадәр яраткан яшь гаилә бар, алар берничә ел элек үз эшләрен ачканнар. Гөлназ һәм Рамил Уразовлар 2016 елда илебездә алыштыргысыз булган бу продуктны...
Кытайда - цзяоцлар, Урта Азиядә - манталар, Италиядә - равиолалар... Без, россиялеләр, табыныбызны камыр белән иттән ясалган ашамлыктан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Безнең шәһәрдә пилмәнне шулкадәр яраткан яшь гаилә бар, алар берничә ел элек үз эшләрен ачканнар.
Гөлназ һәм Рамил Уразовлар 2016 елда илебездә алыштыргысыз булган бу продуктны җитештерү һәм сату буенча үз эшләрен оештыралар. Шул көннән якты, чиста, зур өстәле һәм суыткычлары булган бинада эш кайный.
Үз бизнесларын ачу өчен җыйган акчалары һәм Лаешның мәшгульлек үзәгеннән алган субсидия нигез була. Бераз вакыт үткәч яшь эшмәкәрләр "Мин - бизнесмен" Бөтенроссия конкурсында катнашырга булалар һәм өч йөз катнашучы арасында беренче урынга чыгалар һәм 500 мең сум күләмендә приз алалар.
-"Пельмешки" кибет-цех хуҗасы Гөлназ Уразова сөйли:
-Һөнәри төстә пилмән ясау минем хыялым иде. Мин бу эшне бик тә яратам. Өйдә кышка әйберләр хәзерләү белән шөгыльләнгәндә болай итеп акча эшләргә дә була дип уйладым. Бар кешенең дә өендә пилмән ясап утырырга вакыты булмый, шуңа күрә аны сатып алучылар шактый. Өстәвенә аны бар кеше ярата да. Миңа ирем булыша: ул эчлеген ясый, ә камыр, аны бөгү һәм калганы минем эш.
Ирле хатынлы Уразовлар янәшәсендә ярдәмче дә эшли. Апасы белән әнисе дә булыша. Бер көндә тату команда 40 килограмм пилмән ясый. Барысы кулдан эшләнә, эш коралларыннан фәкать уклау һәм камырдан түгәрәкләр кисә торган җайланма гына. Без чын ингредиентлардан гына файдаланабыз: гадәти камыр, ит, тавык, суган, тоз, борыч. Бер нинди соя юк! Үз пилмәннәрен үзләре дә рәхәтләнеп ашыйлар.
-Эчлек өчен хәләл сыер һәм тавык итен кулланабыз, - дип аңлатып китә Гөлназ. - Аларны эшне башлаганнан бирле хезмәттәшлек иткән Казан предприятиесе китерә. Ассортимент бай: төрле эчлек белән пилмәннәр: сыер ите, тавык, тавык ите сыер ите белән (равиола) һәм кәбестә белән сыер ите; манталар, хинкали, төрле котлетлар, керпеләр, туңдырылган камыр әйберләре.
Шушы вакыт эчендә Уразовлар үз продукцияләрен сата торган тугыз нокта барлыкка килгән. Аларның берсе - Балык Бистәсе районында, калган сигезе бездә: Кече Елгада, Имәнкискә, Сокуры, Державино, Иске Пристань, Лаешта.
-Ял көннәрендә башкалага Агропаркка ярминкәләргә бара башладык, - дип дәвам итә пилмән ясау предприятиесе хуҗасы. - Киңәергә телибез, Казанда филиал булдырасыбыз килә, анда кафе да ачар идек: ашыйсың, ошаса - өеңә дә аласың. Безнең продукциягә сорау зур. Яңа ел алдыннан сатып алучыларның ихтыяҗларын үтәү өчен хәтта төнлә дә эшләдек. Барысын алып бетерделәр. Заказ да калдырдылар.
Сатып алучылар сыер итеннән генә ясалган пилмәнгә өстенлек бирәләр. Манталарга, котлетларга һәм голубцыга сорау бар.
- Сатып алучыларның күпчелеге хатын-кызлар, - дип өстәде Гөлназ. - Кайберләре :"Өйгә ашыгырга кирәк, ирем кайтканчы өстәлгә он сибәргә өлгерү зарур" - дип шаярталар да.
Газетабыз хәбәрчесенең: "Ни өчен үз эшегезне Лаешта ачарга булдыгыз, дигән соравына Гөлназ болай дип җавап бирде:
-Мин монда мәктәптә укыдым. Чаллыда кулинария училищесын тәмамлагач анда кияүгә чыктым һәм ирем белән туган якларга кайттым. Минем әнием һәм бабам монда бит. Без ирем белән авыл тормышын яратабыз, шәһәр ыгы-зыгысы безнең өчен түгел.
Хәзер Уразовларның төп максаты - яшь эшмәкәрләргә ярдәмгә республика гранты оту һәм үз бизнесларын киңәйтү. Аларга уңышлар телик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев