Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
Көн темасы

Лаеш районы гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләргә әзерләнә

Фото ТР МЧСы матбугат хезмәтеннән. 16сыннан 20 апрельгә кадәр безнең районда ГО территориаль берләшмәләре һәм хезмәтләренең масштаблы дүрт өйрәнүләре булачак. Аларның нидән гыйбарәт булуы турында ТР МЧСының Лаеш районы ГО өлкәсендә вәкаләтләрен тормышка ашыру бүлеге әйдәүче белгече Николай Сливков сөйли. Гражданнар оборонасының заманча системасы халыкны табигый бәла-казалардан, техноген катастрофалардан һәм...

Фото ТР МЧСы матбугат хезмәтеннән.

16сыннан 20 апрельгә кадәр безнең районда ГО территориаль берләшмәләре һәм хезмәтләренең масштаблы дүрт өйрәнүләре булачак. Аларның нидән гыйбарәт булуы турында ТР МЧСының Лаеш районы ГО өлкәсендә вәкаләтләрен тормышка ашыру бүлеге әйдәүче белгече Николай Сливков сөйли.

Гражданнар оборонасының заманча системасы халыкны табигый бәла-казалардан, техноген катастрофалардан һәм террорчылар янавыннан склау өчен кулланыла. Аңа ГО хезмәтләре һәм эвакуацияләү органнары, Татарстан шәһәрләре һәм районнарының штаттан тыш икътисад берләшмәлә керә.

-Лаеш районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм нәтиҗәләрен бетерү идарәсе һәм территориаль подсистемасы органнарының комплекслы команда-штаб өйрәнүләре биш елга бер мәртәбә үткәрелә, - дипп сөйли Николай Михайлович. - Аңа МЧС көчләре һәм чараларыннан кала, ЭЭМ, РУЭС, коммуналь-техник хезмәт хезмәткәрләре, медиклар һәм башкалар җәлеп ителәчәк.

16 апрель көнне Халыкара "Казан" аэропорты территориясендә нефть саклагычта шартлы янгын сүндерү булачак. Ә апрельнең 20сендә бер үк вакытта өч төр буенча өйрәнүләр була: зыян күрүче белән юл һәлакәте, электр үткәргеч линия өзелү һәм суда кешеләрне коткару.

-Өйрәнүләрдән тыш эвакуация пунктлары әзерлеге дә бәяләнәчәк, - дип сөйли Николай Сливков. - Лаеш районында алар тугыз. Казаннан килгән махсус комиссия аларның торышын һәм эвакуацияләнгән халыкны урнаштыруны тикшерәчәк. Узган юлы безнең районның эвакуацияләү органнары билгеләнгән бурычларны үтәүгә әзер дип табылдылар. Быел да югары дәрәҗәне расларга өметләнәбез.

Гражданнар оборонасының беренче чираттагы бурычы халыкны әзерләүдән гыйбарәт. Үткән елның 1 маеннан оешмаларга яңа кабул ителгән эшчәннәр белән ГО буенча кереш инструктаж үткәрелергә тиеш, чөнки һәр кеше гадәттән тыш хәлләр булганда һәм гражданнар оборонасы сигналлары буенча ниләр эшләргә кирәклеген белергә тиеш.

Лаеш районында ГО системасын үстерүдә мөһим юнәлешләренең берсе - тиз арада хәбәр итү системасы урнаштыру.

-Табигый характердагы гадәттән тыш хәлләр янаган зонага кергән торак пунктларда сиреналар һәм телдән хәбәр итү урнаштырылган, - дип аңлатып китә Николай Сливков. - Алар кулдан һәм дистанцион районның бердәм дежур диспетчерлык хезмәтеннән эшләтелә. Куркыныч җитештерү объектлары хәбәр итүнең локаль системалары белән тәэмин ителгән. Ай саен тикшерүләр үткәрелә.

Гражданнар оборонасы системасы заманчарак һәм камилрәк булган саен безнең тормыш иминрәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район