Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
Көн темасы

Михаил Черепанов : “Ватан хәтерендә саклаячак”

Г.Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музеенда Республика ассоциясенең "Хәрбиләр даны клубы" җитәкчеләре Михаил Черепанов һәм Ринат Хабибуллин белән очрашу булды. Михаил Черепанов сөйли: Без һәр җәйдә укучыларны һәм студентларны Бөек Ватан сугышы булган урыннарга алып барабыз. Аларны хәрби археологиягә өйрәтеп калмыйбыз, яшәү мәгънәсенең үз нәселеңне дәвам итүдә икәнен һәм бу...

Г.Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музеенда Республика ассоциясенең "Хәрбиләр даны клубы" җитәкчеләре Михаил Черепанов һәм Ринат Хабибуллин белән очрашу булды.

Михаил Черепанов сөйли:

  • Без һәр җәйдә укучыларны һәм студентларны Бөек Ватан сугышы булган урыннарга алып барабыз. Аларны хәрби археологиягә өйрәтеп калмыйбыз, яшәү мәгънәсенең үз нәселеңне дәвам итүдә икәнен һәм бу юлны намус белән үтәргә кирәклеген аңлатабыз.

Җәйге казыну эшләре тәмамланганнан соң төп бурыч - хәбәрсез югалган солдатлар турында мәгълүматлар җыю. Алар бит басуларда, кырларда, сазлыкларда бүгенге көнгә кадәр җирләнмичә ята. Әсирлеккә төшкәннәрнең дә билгесезләре күп. Шуның өчен архивларда, Интернетта, хәтер китапларында эзләнергә кирәк. Бүгенге көнгә кадәр һәлак булган дип исәпләнгән солдатлар саны миллионнап санала һәм аларның билгесез язмышы безнең тарихыбызның иң күңелсез язылган бите. Безнең Китапта хәбәрсез югалучылар юк, ә билгесез һәлак булучылар гына бар. Бу кышта без Ринат белән балаларны хәтер маршы буйлап сәяхәт иттерәбез. Шушы көннәрдә генә Югары Ослан районыннан кайттык. Андагы бер авылга хәбәрсез югалучы 31 кеше турында хат килгән булган.

Сугышчан бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларның гаиләләренә ай саен акчалата ярдәм итү һәм финанс ягыннан тәэмин итү турында Владимир Путин 2012 елның 22 февралендә РФ хөкүмәте карарына кул куйды. Бу закон буенча ярдәм сорап гаризага бары тик аның туганы гына хокуклы ("Әтиемне (абыемны, бабамны) һәлак булган дип санарга"). Моны бары тик суд аша эшләргә мөмкин. Һәлак булучылар исемнәре "Халык батырлыгы" сайтына кертелгән. Бу мәгълүматларга караганда, һәр өченче кешенең һәлак булган урынын табарга мөмкин.

Унсигез яшьлек яшь егетләрне һәм ир-атларны политрук ничек атакага, пулемет утына каршы күтәргән? "Сталин өчен! Ватан өчен!" һәр сугышчы өчен иң мөһим сүзләр "Ватан сине онытмас!" булган. Ә Ватан ул - барыннан да элек, туганнарыбыз дип, бу солдатларның якташларына мөрәҗәгать итәм.

"КЯ" белешмәсе: М.В. Черепанов Казан кремлендәге Бөек Ватан сугышы Музее-Мемориалы мөдире, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Хәрби-тарихи фәннәр академиясе член-корреспонденты. Икенче бөтендөнья сугышында һәлак булучылар турында Татарстан Республикасының Хәтер Китабын булдыручыларның берсе. Ул - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны табып җирләү өчен 60 эзләнү экспедициясендә катнашкан, Россия эзләнүчеләр отрядлары Союзы әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район