Нохратскийларның хәрби династиясе
Лаеш тарихы вакыйгалары һәм кызыклы кешеләре белән бай. Шәһәр елъязмасында Нохратскийларның хәрби династиясенең дә үз бите бар. Гаиләнең берничә буыны Туган илне саклауны өстен күрә. Кайберләрен тормыш сугышырга мәҗбүр итә, ә калганнары әтиләре һәм бабалары юлын сайлый. Гаилә династиясенә нигез салган Василий Никифорович Нохратский 1891 елда Лаеш шәһәрендә туа. Ул...
Лаеш тарихы вакыйгалары һәм кызыклы кешеләре белән бай. Шәһәр елъязмасында Нохратскийларның хәрби династиясенең дә үз бите бар. Гаиләнең берничә буыны Туган илне саклауны өстен күрә. Кайберләрен тормыш сугышырга мәҗбүр итә, ә калганнары әтиләре һәм бабалары юлын сайлый.
Гаилә династиясенә нигез салган Василий Никифорович Нохратский 1891 елда Лаеш шәһәрендә туа. Ул беренче булып беренче дөнья сугышында катнаша. Окоп тормышының бар михнәтләрен үзе татый, дошманга каршы атакага бара, хәрби операцияләрдә берничә мәртәбә билгеләп үтелә. Ул каты яралана, алар үзләрен даими сиздереп тора. Ике Георгий тәресе белән бүләкләнә. Күпне кичергән Василий Никифорович сугыштан кайткач туган җирендә хезмәт куя. Ул озак еллар "Путь Ленина" колхозында эшли һәм 82 яшендә эш урынында фаҗигале төстә һәлак була.
Аның олы улы, Андрей Васильевич Нохратский, 1921 елда туа. 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. Фашист илбасарлары белән сугышны гамәлдәге армиядә каршы алып, бар көченә дошманга каршы тора. Күп тә үтми батыр сугышчы 1941 елда Одесса өлкәсендә һәлак була. Шунда ук җирләнә...
Василий Никифоровичның икенче улы, Петр Васильевич, 1926 елда туа. 1943 елның 15 июнендә аңа 17 яшь тула, ә 16 июньдә аны сугышка алалар, Бөек Ватан сугышының иң кызу урынына җибәрәләр. Петр Васильевич батырларча сугыша. Кенигсбергны алган өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Шул сугышта каты яралана. Госпитальдә дәвалангач япон милитаристларына каршы сугышырга озатыла. Японияне тар-мар иткәч хезмәтен дәвам итә, бу юлы инде Кара диңгез флотында. Армиядән 1950 елда демобилизацияләнә.
Василий Петрович Нохратский үзенең сугышчан бабасы, әтисе һәм абыйсы эзеннән китә. Ул 1955 елда туа. Лаешта урта мәктәп тәмамлагач һөнәри хәрби булырга теләп Казан югары командалык танк училищесына укырга керә. Хезмәт иткән чорда хәрби бурычын үтәп 1982-1984 елларда Әфганстан республикасына интернациональ ярдәм күрсәтә. Кыен хәлләрдә дә кала, чөнки "кайнар ноктада" хезмәт итү - ныклыкны сынау ул. Хәрби хезмәтләре өчен Василий Петрович Кызыл Йолдыз ордены һәм берничә медаль, Әфганстан республикасында интернациональ бурычын үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы һәм сугышчан батырлыгы өчен СССР Югары Советы Президиумы Грамотасы белән бүләкләнә.
Геройлар янәшәбездә, күрше урамда яши. Гаилә альбомын карагыз, вакытлар үтү белән саргайган фоторәсемнәрдә аларның йөзләрен күрерсез. Алар турында "Офицеры, офицеры, ваше сердце под прицелом..." дип җырлана. Якташларыбыз белән горурланабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев