Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
Көн темасы

Озак көтеп алган кызыбызга дәүләт бүләге

Быел Усадыда яшәүче Кудрявцевлар гаиләсе районда беренче булып беренче балага ай саен пособие алуга гариза бирде. Бу парның кызлары 12 гыйнварда дөньяга аваз сала. Көтеп алган сабый гаиләгә финанс ярдәме дә китерә. Хәзер Леонид һәм Светлана ел ярым дәвамында ай саен дәүләттән бала ихтыяҗлары өчен акча алачак. -Без яшь әти-әниләргә...

Быел Усадыда яшәүче Кудрявцевлар гаиләсе районда беренче булып беренче балага ай саен пособие алуга гариза бирде.

Бу парның кызлары 12 гыйнварда дөньяга аваз сала. Көтеп алган сабый гаиләгә финанс ярдәме дә китерә. Хәзер Леонид һәм Светлана ел ярым дәвамында ай саен дәүләттән бала ихтыяҗлары өчен акча алачак.

-Без яшь әти-әниләргә мондый матди ярдәм кертелүгә шатбыз. Безнең Белла шактый озак көтеп алган беренче балабыз булу белән бергә иске Яңа ел бүләге дә булды, - дип елмаеп сөйли яшь әти. - Өстәвенә әле аңа дәүләттән бирнә дә бар икән!

Яшь әти-әниләр районның социаль яклау бүлегенә кирәкле документларны тапшырганнар. Алар яңа түләүне 2018 елның гыйнварыннан ала башлыйлар. Бу Владимир Путин инициативасы буенча чынга ашты. Гаиләләргә ярдәмнең яңа чаралары узган ел азагында кабул ителде.

Белешмә. Пособие күләме шушы төбәктә билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумына тәңгәл һәм ул агымдагы елда 8490 сум тәшкил итә. Бу түләүне 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала тапкан (уллыкка, кызлыкка алган) һәм үзе һәм баласы Россия Федерациясе гражданы булган, даими РФда яшәгән һәм гаиләсендә җан башына кереме 13713 сумнан артмаган хатыннар гына ала ала. Беренче бала туган көннән айлык пособие алу өчен беренче бала туган көннән алты ай дәвамында аны билгеләү өчен мөрәҗәгать итү зарур. Билгеләнгән вакыт узганнан соң мөрәҗәгать иткәндә түләү шул көннән генә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район