Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Көн темасы

Полиция Кыш бабае сабыйлар янына барды

Яңа ел җитәргә берничә көн кала балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар һәм Россия ЭЭМның ТР Лаеш районы бүлеге участок уполномоченныйлары социаль имин булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларны котлый башладылар. Мария Павлова Автор фотосы Районда андый гаиләләр 39. "Полиция Кыш бабае" акциясе кысаларында Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнары...

Яңа ел җитәргә берничә көн кала балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар һәм Россия ЭЭМның ТР Лаеш районы бүлеге участок уполномоченныйлары социаль имин булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларны котлый башладылар.
Мария Павлова
Автор фотосы
Районда андый гаиләләр 39. "Полиция Кыш бабае" акциясе кысаларында Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнары кигән полиция хезмәткәрләре бәләкәчләргә тәм-томнар тапшырдылар. Яңа ел бүләкләрен Каипы, Нармонка, Сокуры, Имәнкискә һәм башка җирлекләр балалары алды.
Кечкенә Риана Лаешта яши. Ул әле генә уянды һәм үз өйләрендә мондый әкияти геройларны очратуны көтмәгән иде. Әмма кыз бүләкне бик шатланып алды һәм Яңа елның төп геройлары белән фотога төшәргә ризалашты, дөрес әбисенең кулында гына.
25 Октябрь исемендәге поселокта ике бала янына бардылар. Василиса башта оялып абыйсы артына качты. Кыш бабай аннан узган елда үзен яхшы тоттыңмы дип сорады. Кыз раслап баш каккач, аңа Кар кызы белән бергә яңа ел бүләген тапшырды.
Бу поселокта икенче йортта полицейскийлар Артем янына керделәр. Мәктәп укучысы кунакларга бик куанды. Ул бик тиз итеп яңа ел шигырен сөйләде һәм шуның белән Кыш бабайны аптырашта калдырды. Аңа шигырен тагын бер кат акрын гына сәнгатьле итеп сөйләргә туры килде. Ә малай татлы бүләккә ничек шатланды! Күзләре бәхеттән яна башладылар.
Акция яңа ел каникуллары барышында дәвам итте. Яңа ел могҗизаларына әле күп балалар шатланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район