Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
Көн темасы

Районда отчёт сессияләре дәвам итә

Чирпы авыл җирлеге Советы беренчеләрдән булып отчёт ясады. Аның сессиясендә район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Гражданнар җыелышы алдыннан ул җирле осталар ясаган кул әйберләре күргәзмәсен карады. 2017 елдагы Чирпы авыл җирлеге Советы эше һәм 2018 елга аның бурычлары турында җирлек башлыгы Радик Евдокимов сөйләде. Аннан соң крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе...

Чирпы авыл җирлеге Советы беренчеләрдән булып отчёт ясады. Аның сессиясендә район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Гражданнар җыелышы алдыннан ул җирле осталар ясаган кул әйберләре күргәзмәсен карады.

2017 елдагы Чирпы авыл җирлеге Советы эше һәм 2018 елга аның бурычлары турында җирлек башлыгы Радик Евдокимов сөйләде. Аннан соң крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Роза Исхакова үз эше турында отчёт ясады. Полициянең участок уполномоченные Мөнәвир Борһанов экстремизм һәм социаль мошенниклар профилактикасы хакында отчет бирде. Район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова Чирпы авыл җирлеге Советы эшчәнлегенә бәя бирде. Ул авыл халкын эш белән шөгыльләнергә чакырды, үз эшләрен башларга теләүчеләр өчен зур мөмкинлекләр булуын әйтте. Аннан соң Татьяна Борһанова һәм Радик Евдокимов уңганнарга бүләкләр тапшырды. Җирле халык та җавапсыз калмады, авыл җирлеге башларына тырыш хезмәте һәм халыкка җылы мөнәсәбәте өчен рәхмәт әйтте.

Билгеләп үтик, Чирпы авыл җирлеге отчет сессиясе Имәнкискә авылының яңа клубында булды. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Имәнкискәдә яшәүче 100 яшьлек Вилдан Гариповның видеомөрәҗагатен укыганнан соң аның кушуы буенча төзелде. Мәдәният йорты 2017 елның 23 сентябрендә - Лаеш шәһәренең көнендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашлыгында ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район