Районның медицина хезмәткәрләрен котладылар
Медицина хезмәткәрләре көнендә районның медицина учреждениеләре табиблары, фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм хезмәткәрләре җылы сүзләрне күп ишеттеләр. Видеосюжетны газета сайтының "Видео" рубрикасыннан карагыз. Тантаналы җыелыш Лаеш балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында булды. Җыелучыларны райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев сәламләде. -Сез кешеләргә шатлык бүләк итәсез. Сезгә савыгуга өметләнеп мөрәҗәгать итәләр. 2015 елда...
Медицина хезмәткәрләре көнендә районның медицина учреждениеләре табиблары, фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм хезмәткәрләре җылы сүзләрне күп ишеттеләр.
Видеосюжетны газета сайтының "Видео" рубрикасыннан карагыз.
Тантаналы җыелыш Лаеш балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында булды. Җыелучыларны райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев сәламләде.
-Сез кешеләргә шатлык бүләк итәсез. Сезгә савыгуга өметләнеп мөрәҗәгать итәләр. 2015 елда безнең районда биш фельдшерлык-акушерлык пункты төзелде - өчесе модульле һәм икесе өстәп салынды. Бу республика буенча үзенә күрә бер төрле рекорд. Шул ук вакытта, Каипыдагы искиткеч ФАП коммерция нигезендә төзелде. Лаеш үзәк район хастаханәсе үзгәрә. Район башлыгы Михаил Афанасьев аны капиталь ремонтлауга акча бүлүне сорап президент Рөстәм Миңнехановка шәхсән мөрәҗәгать итте.
Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова сәламәтлек саклау системасының барлык хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Бу көнне аларның күбесенә грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
Икътисади яктан җиңел булмаган вакытта да медицина хезмәткәрләре Гиппократ антына тугры калалар.
-Алар үз эшләрен намус белән һәм җиренә җиткереп башкаралар,- дип әйтеп үтте дәвалау буенча баш табиб урынбасары Гөлнур Сәйфетдинова. - Финанс санкцияләре сәламәтлек саклау системасына да тәэсир итте. Хәзер дарулар, медицина җиһазлары белән хәл катлаулы. Без үсәргә тиеш. Шуңа күрә теләмәсәк тә, түләүле хезмәтләр санын арттырырга мәҗбүрбез. Боларның барысы халыкка сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү өчен эшләнә.
Медицина - үзенчәлекле өлкә. Анда киң күңелле, ярдәмчел кешеләр эшли. Хезмәт стажы 20 - 30 ар ел булган табиблар һәм шәфкать туташлары күп. Соңгы өч елда район медицина учреждениеләренә җиде яңа белгеч килде.
Медицина хезмәткәрләре җәмәгать тормышында актив катнашалар. Спорт ярышларында көч сынашалар. Районның медицина хезмәткәрләре командасы волейбол буенча зона ярышларында икенче һәм республикада беренче булды.
Җанны һәм тәнне дәвалаучы кешеләр өчен Лаеш балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр концерт программасы күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев