Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
Көн темасы

Сәлам юллыйм сезгә ерактан

23 февраль көнне Хәерби мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Сәлам юллыйм сезгә ерактан" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Быел Хәерби авылы җирлегеннән 6 егет армия сафларына китте. Илне саклау һәркемнең изге бурычы. Бу кичә нәкъ менә шундый курку белмәс, кыю , батыр , көчле егетләргә багышланды. Кичәгә әзерлек эше алдан...

23 февраль көнне Хәерби мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Сәлам юллыйм сезгә ерактан" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Быел Хәерби авылы җирлегеннән 6 егет армия сафларына китте. Илне саклау һәркемнең изге бурычы. Бу кичә нәкъ менә шундый курку белмәс, кыю , батыр , көчле егетләргә багышланды. Кичәгә әзерлек эше алдан ук башланды. Оештыручылар армия сафларында хезмәт итүче егетләргә хатлар язып салдылар, әти- әниләрен бәйрәмгә чакырдылар. Менә бәйрәм кичәсе башланды. Ир-егетләргә багышланган матур шигырьләр, дәртле җырлар хәм котлау сүзләре бнр-бер артлы үрелеп барды. Ә солдат егетләребездән килгән хатларны уку - бәйрәм кичәсенең бизәге булды. Экранда улларының фотосурәтләрен күрү, аларның туган якны, якыннарын сагынып язган хатларын тыңлау әти -әниләрне генә түгел, концертка килгән бар халыкны җанландырды.

Әфган сугышында башын салган авылдашыбыз Илфар Билалов горурлык хисе белән искә алынды. Ә инде Әфган җирләреннән исән кайтып, фаҗига нәтиҗәсендә имгәнеп, күп еллар урын өстендә ятучы Әюп абый Юнысовның балаларга әйтергә теләгән сүзләре, киңәшләре магнитофон тасмасы аша яңгырады.

Искиткеч матур, тәрбияви кичә булды бу!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев