Студентлар десанты полициядә тоткарланды
Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары полиция хезмәткәрләре белән очраштылар. Бу ел саен үтә торган "Студентлар десанты" Бөтенроссия акциясе кысаларында булды. Полиция хезмәткәрләре гражданнар иминлеген тәэмин итү һәм җинаятьләрне ачу белән генә шөгыльләнмиләр. Аларга үз эшләре үзенчәлеген эчтән күрсәтү һәм яшьләргә хокук саклау органнарының нинди мөһим урын алып торулары хакында сөйләү кирәк...
Лаеш техник-икътисад техникумы студентлары полиция хезмәткәрләре белән очраштылар. Бу ел саен үтә торган "Студентлар десанты" Бөтенроссия акциясе кысаларында булды.
Полиция хезмәткәрләре гражданнар иминлеген тәэмин итү һәм җинаятьләрне ачу белән генә шөгыльләнмиләр. Аларга үз эшләре үзенчәлеген эчтән күрсәтү һәм яшьләргә хокук саклау органнарының нинди мөһим урын алып торулары хакында сөйләү кирәк иде.
Лаешта "Студентлар десанты" җирле полицейскийлар эше белән танышты. Россия ЭЭМ Лаеш районы бүлеге кадрлар белән эшләү бүлекчәсе начальнигы Антон Голубев һәм башка белгечләр полициядәге эш үзенчәлекләре турында, кулланыла торган корал һәм махсус чаралар, Россия ЭЭМ системасы учреждениеләре уку йортларында югары белем алу мөмкинлеге турында сөйләделәр.
Яшь егетләр һәм кызлар полиция хезмәткәрләрен кызыксынып тыңладылар һәм аларга сораулар бирделәр. Бу аңлашыла да, чөнки акциядә катнашучылар - ЛТЭТның юридик бүлеге студентлары.
-Бу акция яшьләр арасында полицейский һөнәрен популярлаштыруга ярдәм итәр, - дип ышана Антон Голубев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев