Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы аграрийлары белән очрашты
Бүген Нармонкада Рөстәм Нургали улы районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре эше белән танышты.

Республика Рәисенә «Нармонка» агрофирмасында яшелчәләр үстерү буенча инвестиция проектының ничек гамәлгә ашырылуын күрсәттеләр. Ел саен кимендә 60 мең тонна бәрәңге һәм ачык грунт яшелчәләре үстерү, шулай ук берьюлы 55 мең тонна продукция саклау планлаштырыла. Бу 26 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Проект сугарулы җирләр мәйданын 1700 гектарга кадәр арттыруны күздә тота. Бүгенгә сугарулы җирләр мәйданы 270 тән 1 мең гектарга кадәр арттырылган. Дистәләгән техника, шул исәптән су сиптерү машиналары сатып алынган. Бәрәңге һәм яшелчәләрне кабул итү һәм озату цехы, үлчәү пункты һәм 4 мең тонна продукциягә исәпләнгән бәрәңге саклагыч файдалануга тапшырылган. 2025 елда агрофирма кимендә 20 мең тонна бәрәңге һәм ачык грунт яшелчәләре алырга планлаштыра. Проект буенча эшләр дәвам итә.

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов хәбәр иткәнчә, бүгенгә 35,5 мең тонна ашлык җыелган. Уңдырышлылык — 37 ц/га. Рапс җыю эшләре барлык мәйданның 67% да тәмамланган. Игенчеләр көзге культуралар чәчүгә керешәләр.

— Халык белән эшләргә, кооперативларны үстерергә, азык белән тәэмин итү өчен азык үзәге төзергә кирәк. Бу сорауларны уйларга кирәк. Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итәргә кирәк. Сезнең авыл хуҗалыгын үстерү буенча потенциалыгыз зур, — дип игътибарны шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү зарурлыгына юнәлтте Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Рөстәм Нургали улы район халкына гуманитар ярдәм күрсәтүләре һәм тиешле йөкләрне МХО зонасына җибәрүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең мөһимлеген аерым билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев