Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Техника язгы эшләргә әзер

Татарстанда агросәнәгать комплексы оешмалары арасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс бара. Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев авыл хуҗалыгы эшчәннәренең чәчүгә әзерлеген карау өчен "Семиречье" агрофирмасында булды. Михаил Павлович авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, гостехнадзор белгечләре белән авыл хуҗалыгы техникасы торышы һәм хәл ителмәгән мәсьәләләр турында...

Татарстанда агросәнәгать комплексы оешмалары арасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс бара.

Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев авыл хуҗалыгы эшчәннәренең чәчүгә әзерлеген карау өчен "Семиречье" агрофирмасында булды. Михаил Павлович авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, гостехнадзор белгечләре белән авыл хуҗалыгы техникасы торышы һәм хәл ителмәгән мәсьәләләр турында сөйләште. Ягулык бәясе һәм лизинг программасы буенча алу планлаштырылган техниканы теркәү бәясе арту хакында сүз күтәрелде.

Быел район авыл хуҗалыгы предприятиеләре яңа машиналар алдылар. Мәсәлән, "Просто Молоко" ЧҖҖе 2018 елгы язгы чәчү кампаниясе алдыннан тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары паркын тулысынча яңартты. "Нармонка" агрофирмасы минераль ашламалар кертү агрегаты һәм өч комбайн алды. "Волга" агрофирмасы да тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары алды.

Михаил Афанасьев механизаторлар белән сөйләште. Ул хезмәт шартлары, техника торышы һәм хезмәт хакы дәрәҗәсе турында сорашты. Тракторчылар комиссия әгъзаларына техниканы карауларын һәм кирәкле хезмәт күрсәтүләрен раслау өчен чиратлап үз машиналары кабызып күрсәттеләр. Михаил Павлович ремонт цехын һәм котельныйны карады. Киңәшмә йомгаклары буенча район башлыгы язгы кыр эшләре чорында авыл хуҗалыгының иң яхшы эшчәннәрен атна саен мактау механизмын эшләргә кушты.

Предприятиенең нинди булуы һәм аның милек формасы мөһим түгел, - диде Михаил Афанасьев. - Мөһиме - кешеләр. Безнең районда теләсә нинди бурычны хәл итә ала торган эш сөючән халык яши. Аларның эшләргә теләкләре бар, димәк уңыш та яхшы булачак.

Лаеш районы АПК оешмалары арасында язгы кыр эшләрен әзерлек конкурсы кысаларында комиссия сигез предприятиедә булды, "Просто молоко" ЧҖҖ, "Урта Девятово" ЧҖҖ, "Хәерби"ЧҖҖ, "Нармонка" ЧҖҖ һәм башкаларны да кертеп. Районда авыл хуңалыгы машиналарын әзерләү югары бәч алды. Беренче урында - "Волга" агрофирмасы, "Хәерби" ЧҖҖ - икенче, өченче урын "Нармонка" агрофирмасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев