Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
Көн темасы

Әти-әниеңә бүләк яса

"ТАТМЕДИА" АҖ, ә аның белән бергә "Кама ягы"да "Язылу бүләк ит 2017" һәм "Языл һәм сәлам тапшыр!" акцияләре үткәрә. Бу акциядә беренчеләрдән булып Лаешта яшәүчеләр катнашты. -Тулы бер ярты елга яздыру - яхшы бүләк, дип уйлыйм, - ди Лаеш районы административ комиссиясе секретаре Анна Овчинникова. - Әниләр көнендә мин әниләремә...

"ТАТМЕДИА" АҖ, ә аның белән бергә "Кама ягы"да "Язылу бүләк ит 2017" һәм "Языл һәм сәлам тапшыр!" акцияләре үткәрә.

Бу акциядә беренчеләрдән булып Лаешта яшәүчеләр катнашты.

-Тулы бер ярты елга яздыру - яхшы бүләк, дип уйлыйм, - ди Лаеш районы административ комиссиясе секретаре Анна Овчинникова. - Әниләр көнендә мин әниләремә - Зинаида Васильевна Лукинага һәм Галина Андреевна Овчинниковага бүләк ясадым: алар исеменә "Кама ягы"на язылу рәсмиләштердем. Без аны барыбыз да укыйбыз. Аннан район яңалыклары турында беләбез. Бик кызыклы газета, чөнки анда көнүзәк темалар яктыртыла.

"Языл һәм сәлам тапшыр!" акциясендә катнашу өчен 2017 елның беренче ярты еллыгына "Кама ягы" яки "Камская новь"ка язылу квитанциясе күчермәсе белән бергә үзеңнең аудио яки видео-сәламеңне редакциягә nоvayakama@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Ул газета сайтына урнаштырылачак.

Акцияләр 2016 елның 25 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район