Укытучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үз укучыларыннан начар белмиләр
Алия Шатских фотосы Мәктәп укучылары арасында юл кагыйдәләрен белүгә ел саен үтә торган "Имин көпчәк" конкурсы районыбызда гадәтигә әйләнде. Ә менә педагоглар өчен мондый сынаулар үткәрелмәде. Шуңа күрә район мәктәпләре укытучылары катнашкан "Яшел ут" юлда йөрү кагыйдәләре буенча ярышлар - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ...
Алия Шатских фотосы
Мәктәп укучылары арасында юл кагыйдәләрен белүгә ел саен үтә торган "Имин көпчәк" конкурсы районыбызда гадәтигә әйләнде. Ә менә педагоглар өчен мондый сынаулар үткәрелмәде. Шуңа күрә район мәктәпләре укытучылары катнашкан "Яшел ут" юлда йөрү кагыйдәләре буенча ярышлар - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ эшендә яңа юнәлеш.
Башлангыч сыйныф укытучылары арасында "Яшел ут" район конкурсы "БДД" ДБУ, мәгариф идарәсе һәм Лаеш районы ЮХИДИнең уртак тырышлыгы белән Лаешның 2нче мәктәбе базасында үткәрелде. Анда дүртәр кешедән торган 11 команда катнашты. Оештыручылар "Имин көпчәк"тә балалар үтәгән биремнәрне алдылар, әмма гадиләштерелгән формада.
-Беренче "Визитка" биремен конкурсантлар бик яхшы башкарды, - дип сөйли "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУның әйдәүче белгече Гөлшат Зәйнуллина. - Өч минут эчендә команданы күрсәтү белән бергә юл хәрәкәтен профилактикалауның мөһим сорауларын да яңгыратырга кирәк иде.
Калган дүрт этапта теория һәм практик күнекмәләрне күрсәтергә туры килде. Аларны үтү җиңел булмады. "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр", "Юл һәлакәте вакытында беренче медицина ярдәме", "Капитаннар конкурсы" һәм "Велосипедны фигуралы йөртү" станцияләре биремнәрен үтәү өчен шактый көч куярга туры килде.
-"Яшел утны" без беренче тапкыр үткәрдек. Шуңа күрә катнашучылар биремнәрне ничек үтәрләр дип борчылдык. Еш кына бәяләр буенча жюри әгъзалары арасында бәхәсләр дә булды, - дип сүзне дәвам итә Гөлшат Айратовна. - Конкурс нәтиҗәләрен түземсезлек белән көттек. Укытучыларның әзерлек дәрәҗәсе югары булу сөендерде.
Рождествено мәктәбе укытучылары өченче урын алды, Усады прогимназиясе икенче урында һәм кыйммәтле бүләк алды. Ә Нармонка мәктәбе командасы җиңүче булды.
-Без бу конкурс педагогларга үз балаларын 17 апрельдә булачак "Имин көпчәк" район ярышларына әзерләргә генә ярдәм итмәс, - дип исәпли Гөлшат Зәйнуллина. - Аларның юлларда балалар имгәнүләрне профилактикалауга карашлары да үзгәрер .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев