Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Көн темасы

Велоузышны Җиңү көненә багышладылар

Казан һәм Татарстан районнары прокуратура хезмәткәрләре Усады – Атабай маршруты буенча велоузышка чыктылар.

Автор фотосы

Ул республиканың төрле районнарында беренче мәртәбә генә узмый. Быел велосипедчыларны – прокуратура хезмәткәрләрен Лаеш районы кабул итте. Акциядә 50ләп катнашучы Усадыда агачлар утыртты, ә аннан билгеләнгән маршрут буенча юлга кузгалдылар.

23 километр узгач велосипедчылар Нармонкада тукталыш ясадылар. Монда ял иттеләр һәм хәтта сугыш чоры җырларын җырладылар. Составында Столбище һәм Усады яшүсмерләре булган “Отечество” клубы эзләнүчеләре экспедицияләрдә табылган корал күргәзмәсе тәкъдим иттеләр.

Калган этап 16 километр. Икенче тукталыш Татар Сараланында булды, монда велосипедчылар төркеменә Сокуры һәм Олы Кабан мәктәбе укучылары да кушылды. Җирле пешекчеләр коймак, кош теле һәм башка тәм-томнар әзерләгәннәр. Велоузышта катнашучыларга Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев та кушылды. Ул, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков кебек, яхшы физик формада. Акциядә катнашучылар Атабайга юл алдылар. Аларның тагын 9 километр ара үтәселәре бар.

Велоузышның соңгы пунктында азат итүче сугышчы һәм Россия Герое Марат Әхмәтшин монументы янында митинг булды. Паркка велозуышта катнашучылар, авыл халкы һәм мәктәп укучылары җыелды. Монумент янында тантаналы караул. Күп кешенең кулында кызыл канәфер чәчәкләре. Район башлыгы Михаил Афанасьев велоузышларны Лаеш районында ел саен үткәрү теләген белдерде: безнең күрсәтерлек һәм горурланырлык әйберләребез күп. Михаил Афанасьев, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, велоузышта катнашучылар һәм авылда яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алдылар. Аннан соң монументка чәчәкләр куйдылар.

Тулырак мәгълүматны һәм фотогалереяны газета сайтыннан карагыз. Видео “Видеоролики” рубрикасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы