Явыз ниятле кешөләрнең камиллегенә чикләр юк
Социаль алдакчылар белән ничек кенә көрәшсәләр дә, чүп үләне кебек үрчи генә, камилләшә һәм яңа технологияләрне үзләштерә бара. Имеш бәлагә тарыган туганнардан килгән SMSлар, барлык авырулардан дәва бирә торган могҗизалы дарулар, булмаган лотериялар да җиңүчеләргә "призлар", иске акчаларны яңаларына алыштыру, сугыш һәм хезмәт ветераннарына шифаханәләргә бушлай путевкалар "бирү"... Ышанучан кешеләрдән...
Социаль алдакчылар белән ничек кенә көрәшсәләр дә, чүп үләне кебек үрчи генә, камилләшә һәм яңа технологияләрне үзләштерә бара.
Имеш бәлагә тарыган туганнардан килгән SMSлар, барлык авырулардан дәва бирә торган могҗизалы дарулар, булмаган лотериялар да җиңүчеләргә "призлар", иске акчаларны яңаларына алыштыру, сугыш һәм хезмәт ветераннарына шифаханәләргә бушлай путевкалар "бирү"... Ышанучан кешеләрдән акча алуның тагын күп юлларын санарга була. Әмма алдакчылар - иҗат кешеләре, алар ирешелгәннәрдә туктап калмыйлар, үз алымнарын камилләштерәләр.
-Дус, сине шушы адрес буенча көтәм, ә юл уңаеннан кибеткә кереп көньяк ал. Акчасын килгәч бирермен,- такси клиентларының гадәти үтенече. Кагыйдә буларак, машина йөртүчеләр мондый заказчыларны кире какмыйлар. Әмма бу юлы икенче тапкыр шалтыратуында булачак пассажир телефонына ике мең сум акча салырга да сорый. Акчаны түләрләр дип ышанган таксист ирнең барлык теләкләрен үти. Клиентны озак көтәргә туры килә - йөртүче шуннан соң үзен алдауларын аңлый...
Теге яки бу әйбер эзләп безнең кайсыбыз гына "Авито"га яки шуңа охшаш сайтларга керми? Бәлки үзегез дә белдерү биргәнсездер. Сатып алучы җиңел машина хуҗасы урнаштырган шундый белдерүләрнең берсенә игътибар итә.
-Исәнмесез, мин сезнең машинаны алырга телим. Әмма шушы көннәрдә генә килә алмыйлар, шуңа күрә сезнең карточкага бераз акча күчерәм, - теге баштагы йомшак тавыш ышаныч уята: автомобильнең хуҗасын бөтенләй белмәсә дә аңа үз акчаларын ышана.
-Сез миңа үзегезнең карточка номерын хәбәр итегез, мин хәзер үк кирәкле сумманы күчерәм.
-Ышанучан автомашина хуҗасы банк карточкасын алып, таныш булмаган кешегә аңа 16 урынлы номерны әйтә һәм исәбенә акча килүне көтә. Күп тә үтми телефонына банк карточкасыннан барлык акчаларының алынуы турында SMS килә. Әле генә шалтыраткан гражданның телефоны "сүнгән яки тотмаган зонада".
Интернет аша сату-алуга бәйле алдауның тагын бер юлы. Сез бик тә кулай бәядән үзегезгә кирәкле товарны таптыгыз. Сатучыга шалтыратасыз.
-Ни өчен шулай арзан?
-Минем әтиемә (әнигә, кызыма...) операция таләп ителә, акча кирәк. Шуңа күрә ашыгыч төстә машинаны (квартир, мотацикл, диванны...) сатабыз. Көтеп тора алмыйбыз. Әмма сез алдан акча түләсәгез, көтеп торырбыз.
Сез күрсәтелгән счетка ниндидер күләмдә акча күчерәсез һәм сатучыны да, акчаларыгызны да ... күрмисез.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре чираттагы мәртәбә кисәтәләр:
-Игътибарлы һәм сак булыгыз. Таныш булмаган кешеләргә үзегезнең шәхси мәгълүматларны һәм банк карточкасы номерларын хәбәр итмәгез, аларга бер тиен дә акча күчермәгез. Квартирыгызга, өегезгә таныш булмаган кешеләрне кертмәгез, теге яки бу товарны арзан бәядән тәкъдим итсәләр баш тартыгыз. С.з акча турында барган һәр очракта уяу булыгыз. Каршыгызда алдакчылар булуы турында кат-кат уйлагыз. Акчаны бирү җиңел. Аларны кире кайтару бик кыен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев