Юка боз тормышка куркыныч яный
ТРның Лаеш районындагы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кечкенә моторлы көймәләр буенча Дәүләт инспекциясенең төп бурычлары булып сулыкларда кечкенә көймәләрне файдаланганда аларны күзәтү һәм контрольлек итү тора. Шулай ук яз көне сулыклардагы бозда йөрү куркынычы турында район халкын кисәтүгә дә күп вакыт бүленә. Кечкенә көймәләр буенча Дәүләт инспекциясе архивыннан Кечкенә көймәләр...
ТРның Лаеш районындагы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кечкенә моторлы көймәләр буенча Дәүләт инспекциясенең төп бурычлары булып сулыкларда кечкенә көймәләрне файдаланганда аларны күзәтү һәм контрольлек итү тора. Шулай ук яз көне сулыклардагы бозда йөрү куркынычы турында район халкын кисәтүгә дә күп вакыт бүленә.
Кечкенә көймәләр буенча Дәүләт инспекциясе архивыннан
Кечкенә көймәләр буенча Дәүләт инспекциясе Лаеш участогында 11 ел эшли. Җиде кеше штатта тора, кирәк булганга штаттан тыш биш инспектор ярдәмгә килә. Алар барысы да сулыкларда патрульлек итәләр.
Профилактика чараларын уздырганда, суда батучы кешеләрне эзләүдә һәм коткаруда Лаеш суда коткару җәмгыятенең рәисе Герман Гайнетдинов белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Ә Дәүләт техник күзәтчелеге белән исәпкә куелмаган карда йөрүче техниканы, балык тотучыларга күзәтчелек итүчеләр белән законсыз балык тотучыларны ачыклыйбыз. Шунда ук һәвәскәр балыкчылар белән кышкы-язгы айларда бозда үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлатып, әңгәмә уздырабыз, листовкалар таратабыз. Шундый ук аңлату чараларын район мәктәпләрендә уздырып, яз юка бозга керергә ярамаганын сөйләдек.
Лаеш инспекторлары Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарына кергән сулыклар өчен җаваплы. Аларның "Хивус - 6" маркалы һава мендәрле, карда йөрү техникасы һәм УАЗ "Патриот" автомобиле бар. Алар барысы да патрульлек иткәндә һәм бәла-каза килгәндә кулланыла. Февраль аенда шундый бәхетсезлекләрнең берсе булды.
ТР МЧС ГИМСның Лаеш участогы җитәкчесе Александр Пыренков бер хәл турында сөйләде. "Буран"да йөреп, ял итәргә яратучылар кар даласында адаша. Алар 112 хезмәтенә кичке сәгать 9 да гына шалтырата. Эзләү иртәнге дүртенче яртыга кадәр Мишә елгасында дәвам итә. Коткаручылар Лаеш, Карадули, Сиңгел тирәсендәге бөтен елга киңлеген, култыкларны карап чыга. Ниһаять, юньсез сәяхәтчеләрне кечкенә бер утрау кырыеннан табалар.
Хәзерге вакытта язгы су басуларына каршы көрәшү планы буенча чаралар әзерләнә. Бишенче апрельдән башлап навигация ачылганчы коткару постлары куелачак. Лаеш һәм Ташкирмән яннарындагы сулыкларда "Хивус-6" һәм "Ниптун" инспекторларга ярдәм итәчәк. Елгалардагы боз көннән-көн юкара бара. Боз белән кар катламы арасында су җыелып, бозны тизрәк эретә башлаячак. Лаеш ГИМС инспекторлары мәгълүматлары буенча, Камада боз калынлыгы: Мишә тамагында һәм Шуранда - 40 см, ә Ташкирмән янында - 33-35 см, Саескан Тавында - 32-35 см, Лаеш янда - 32-36 см.
Инспекторлар кисәтә: кышкы балык тоту вакыты тәмам. Юка бозга керү тормышыгызга яный. Сәламәтлегегезне саклагыз. Ул тоткан балыгыгызга караганда кыйммәтрәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев