Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Прокуратура аңлатма бирә Кыйнау - һәрчак җинаять түгел

Прокуратура аңлатма бирә Кыйнау - һәрчак җинаять түгел Җинаять законнарына үзгәрешләр кертелгән, аларга ярашлы төстә билгеле бер категория кыйнаулар җинаять разрядыннан административ хокук бозуга күчерелә. Хәзер кыйнаулар хулиганлык ниятеннән, экстремистлык мотивлары буенча яки якын кешеләргә карата кылынса, алар җинаять дип санала. Якын туганнарга ир һәм хатын, әти-әниләр, балалар, уллыкка алучылар,...

Прокуратура аңлатма бирә

Кыйнау - һәрчак җинаять түгел

Җинаять законнарына үзгәрешләр кертелгән, аларга ярашлы төстә билгеле бер категория кыйнаулар җинаять разрядыннан административ хокук бозуга күчерелә.

Хәзер кыйнаулар хулиганлык ниятеннән, экстремистлык мотивлары буенча яки якын кешеләргә карата кылынса, алар җинаять дип санала.

Якын туганнарга ир һәм хатын, әти-әниләр, балалар, уллыкка алучылар, уллыкка алынган балалар, бертуган абый-апалар, әбиләр, бабайлар, оныклар, опекуннар, попечительләр, шулай ук күрсәтелгән гамәлләрне кылган зат белән якын мөнәсәбәтләрдә торучы кешеләр һәм аның белән уртак хуҗалык алып баручы затлар керә.

Калган очракларда кыйнаулар, әгәр алар РФ ҖКның 115 маддәсендә (белә торып сәламәтлеккә җиңел зыян китерү) күрсәтелгән нәтиҗәләргә китерми икән, Россия Җинаять кодексыннан төшереп калдырыла.

Бу очракта хокук бозу 5-30 мең сум күләмендә штрафка яки 10-15 тәүлеккә административ арестка яисә 60 тан 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X