Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
мәдәният

“Аулак өй-батлл” татар мәдәнияте чыганакларын кайтарды

Идел Болгарының ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгын бәйрәм итү һәм Мәдәни мирас елы кысаларында Имәнкискәдә “Аулак өй-батлл” булды.

Ләрия Сафина

Автор фотосы

Проектның төп максаты – татар әдәбияты буенча белемнәрне тикшерү, татар халык җырларын, уеннарын, гореф-гадәтләрен, тарихын  өйрәнү. “Аулак өй-батлл” проектында Яңа Чишмә районында яшәүчеләр, Балык Бистәсе районы укучылары командасы, Лаеш районы Имәнкискә мәктәбе укучылары, районның татар теле укытучылары, “Ак калфак” оешмасы вәкилләре катнашты.

Проектта катнашучыларны һәм кунакларны район Советы аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов сәламләде.

Ул проектның бүген татар телен саклау, үстерү һәм киләчәк буыннарга тапшыру өлкәсендә мөһим чара булуын әйтеп үтте.

Батллның беренче турында Балык Бистәсенең “Алтын” һәм Лаеш районының “Чулман” төркемнәре әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендә белемнәрен күрсәттеләр.” “Шигырьләр җыябыз, авторын беләбез, әсәрне табабыз” кебек биремнәр булды. “Кемнең миллионер буласы килә?” уены үтте. Нәтиҗәдә гомуми баллар буенча дуслык җиңде.

Икенче турда Казан, “Яңа Чишмә кызлары” төркеме һәм “Ак калфак” шагыйрәләре көч сынашты. “Ак калфак” составында Хәерби авылында яшәүчеләр һәм районның татар теле укытучылары бар иде. Өч төркем язучылар, шагыйрьләр, әсәрләрне тану буенча биремнәрне үтәгәндә үз фикерләре белән бүлештеләр. Командаларның көндәшләре соравына җавап биреп өстәмә балл алу мөмкинлеге дә бар иде. “Ак калфак” төркеме иң күп балл җыйды.

Һәм ул “Аулак өй-батлл” проектының чираттагы зона этабында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы “Аулак өй-батлл” татар мәдәнияте чыганакларын кайтарды