Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Без бергә!

Бар районның иң талантлы мәктәп балаларын җыйган балалар сәнгате иҗаты фестиваль-конкурсы шундый исем астында үтте.

“Без бергә” фестивале Россия халыклары гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләүгә, этникара мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм Татарстан Республикасы яшь талантларына ярдәм итүгә юнәлтелгән. Аның ярдәмендә безнең республикада ел саен нәфис сүз осталары, музыкантлар һәм биючеләр үз сәләтләрен ачалар.

“Без бергә - 2019” конкурсының район этабы район мәдәният йорты холлында “Россия сувенирлары” күргәзмәсе белән ачылды. Һәр мәктәп вәкилләре аңа ныклап әзерләнгәннәр, жюри хөкеменә ясаган әйберләрен алып килгәннәр. Агач өйләр һәм чигүләр, картиналар һәм сувенирлар – үсеп килүче буын арасында оста куллылар шактый. Лаеш районы мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәрипова җитәкчелегендәге жюри халык һөнәрчеләре эшен кызыксынып карады, яхшыларын билгеләп үттеләр.

-Монда район мәктәпләренең иң лаеклы укучылары җыелды, - дип билгеләп үтте Гөлнара Хәкимулловна. – Шуңа күрә яхшылардан яхшыларны сайлау җиңел булмас. Әмма иң мөһим һәм күңелле факт – яшьләр үз бабалары гореф-гадәтләрен хөрмәтлиләр. Бу балалар аларны киләсе буыннарга тапшырырлар дип ышанам.

Ә мәдәният йорты сәхнәсендә тамашачыларны Лаеш ягында яшәүчеләр йолалары һәм мәдәнияте белән таныштырган шоу башланды. Рус әкиятләре һәм үзбәк биюләре, татар җырлары һәм керәшен фольклоры – концертта катнашучының һәркайсы матур һәм истә кала торган номер белән чыгыш ясады. Конкурсантларның берсен яки берничәсен аеру бик кыен булды: аларның барысы артистлар, талантлылар һәм үзенчә кызыклылар. Тамашачылар һәр чыгышны алкышларга күмделәр.

Матур костюмнар һәм яңгыравык балалар тавышларында төп идея кызыл җеп булып барды, халык иҗаты – ул сакларга һәм арттырылырга тиешле байлык.

Район этабында җиңүчеләр 30 мартта Балык Бистәсендә үтәчәк “Без бергә” конкурсының зона турында Лаеш районы данын яклаячаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев