Әдәби әсәрләр конкурсы игълан ителде
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең чираттагы утырышында татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы игълан ителде.
Конкурс татар телен саклау һәм үстерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар язучыларын иҗат итү белән кызыксындыру, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңаавторларны барлау максатыннан үткәрелә.
Конкурс түбәндәге ун номинациядә үткәрелә: роман, повесть, хикәя, поэма, шигырь, повесть (үсмерләр әдәбияты), хикәя (үсмерләр әдәбияты), шигырь (үсмерләр әдәбияты), хикәя (балалар әдәбияты), шигырь (балалар әдәбияты). Конкурска әдәби әсәрләр басма рәвештә 3 (өч) нөсхәдә һәм электрон рәвештә тапшырыла.
Конкурсны уздыру шартлары һәм призлар турында тулырак мәгълүматны “Кама ягы” сайтында “Мәдәният” рубрикасыннан белергә мөмкин.
Оештыручы - Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Реклама хокукында 6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев