Казанга бару Лаеш гимназистларына күп кенә яңа белемнәр алып килде.
Тарих дәресләре кысаларында Лаешның 1 нче гимназиясе укучылары Казан шәһәренең «Россия — минем тарихым» тарихи паркындагы «Рюриковичлар/Романовлар» павильонында булдылар.

Мультимедиа экскурсиясендә балалар тарих буенча белемнәрен яңарттылар, үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар.
Культпоход тарихи видеороликлар карау белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев