Кече Елгада “Бөкедәге сынаулар” спектакле премьерасы булды
Кече Елга авылында җирле театрның яңа куелышы тулы зал җыйды.
Кече Елга мәдәният йортының талантлы режиссеры Равилә Вәлиуллина белән без район күләмендәге төрле чараларда, фестивальләрдә бер генә очрашмадык. Менә зал алкышларга күмгән яңа спектакль.
Равилә Вәлиуллина үзешчән “Тылсым” халык театрын җитәкли. Барысы 1984 елда ул оеш тырган театр түгәрәгеннән башлана. Әкренләп үзешчән артистлар саны арта, тәҗрибә туплана. Һәм зур булмаган театр төркеме халык театрына әйләнә. Бу исем 1992 елның декабрендә бирелә.
Ел саен театр авыл халкын үзенең яңа спектакльләре белән сөендерә. Ә шушы көннәрдә Кече Елга мәдәният йортында “Бөкедәге сынаулар” пьесасы премьерасы булды.
Тамаша залы шыгрым тулы иде. Килешәсездер, моның белән һәр профессиональ театр да мактана алмый.
-Якташларның талантына гаҗәпләнәсең, - дип яза безгә “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Лилия Кыямова. – Һәр образ бар нечкәлекләренә кадәр эшләнгән, һәр образ артистка туры килә. Бу искиткеч! Болар барысы да безнең режиссер Равилә Вәлиуллинаның һөнәри осталыгын күрсәтә һәм мәдәният йорты коллективының тырышлыгы, аның бердәмлеге турында сөйли. Артистларыбызга рәхмәт! Без аларга зур уңышлар телибез. Район халкы да спектакльгә килә ала – урын табабыз.
Белешмә өчен:
Театрның 38 еллык тарихы бар. Өлкәннәр өчен генә дә 38 спектакль куелган, ә балалар төркеме дә бар бит әле. Алар шулай ук елга бер спектакль куялар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев