Лаеш “Мәдәни Яз” акциясе мәйданчыгы булды
“Мәдәни Яз” акциясе кысаларында Лаеш районында Татар филармониясе солистлары концерты булды.
Исегезгә төшерәбез, 10 марттан Татарстанда гадәттәге бушлай мәдәни чаралар акциясе старт алды, ул 25 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Ә Лаеш район мәдәният йорты сәхнәсендә Татар филармониясе артистлары чыгыш ясады, алар искиткеч “Илһамлы яшьлек” концерты күрсәттеләр.
Үзәкләргә үтә торган моң, башкару осталыгы һәм эчкерсезлек, искитмәле тавышлар бер кемне дә битараф калдырмады. Концертка килгән яшьләр артистларга алкышлары белән көч бирделәр. Профессионаллар зал белән тыгыз элемтә булдырдылар, Лаеш җирендә булган очрашуны тагын да истә калырлык иттеләр.
Тамашачылар фикере:
-Концертта катнашучылар югары һөнәри дәрәҗә белән сокландырдылар. Бу чын артистлар башкаруында искиткеч музыка дөньясына чуму булды.
-Искиткеч репертуар. Авазлар җыелмасы түгел, ә музыка.
-Бик тә матур тамаша. Яшьләрнең күп булуы сөендерә. Сәхнәдән яңгыраган тере тавыш үзенә җәлеп итә. Мондый концерт өчен рәхмәт.
-Беренче тапкыр Татар филармониясе концертын карадым. Бик тә ошады!
Видеоны газета сайтының “Мәдәният” рубрикасыннан карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев