Мәдәният провинциядә туа
Мәдәният кеше һәм җәмгыять тормышында мөһим урын алып тора, кеше эшли ала торган кысаларны билгели.
Лаеш районында тормышның бу өлкәсе тотрыклы үсә, ә сәнгатькә хезмәт иткән кешеләр зур күрсәткечләргә ирешәләр. Районда монда яшәүчеләрнең иҗади сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыралар. Мәсәлән, 2018 елда 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогында яңа мәдәният йорты төзелде, ә Атабай авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды.
Лаеш ягында яшәүчеләр гореф-гадәтләрен саклау, этнографик, мәдәни-танып белү туризмын үстерү максатыннан “Лаеш районы этник гореф-гадәтләре” туристик маршрут эшли, ул Никольский, Ташкирмән һәм Атабай авыллары аша үтә. Күп санлы туристлар, шул исәптән чит илләрдән килүчеләр, руч, татар, керәшен халыклары гореф-гадәтләре белән танышалар.
Милли фильмнар күрсәтү өчен шартлар тудыруга РФ Хөкүмәте гранты оттык. Район мәдәният йорты каршындагы “Kinolife” кинотеатрына 3D фильмнар карау мөмкинлеге биргән заманча җиһазлар урнаштырылды. Беренче тапкыр урам киносы фестивале үткәрелде, ул шәһәр халкы һәм кунакларга ошады. Беренче “Яшьлекнең искиткеч мизгеле” әдәби балы аның гадәткә керү мөмкинлеген ачык күрсәтте. Комлы Ковалида авыл кешеләре тормышы турында сөйләүче музей ачылды. Район халкы беренче тапкыр “Зөләйха күзләрен ача” фильмын төшерүдә катнашты, анда төп рольне Чулпан Хаматова башкара.
Бездә яңа традицияләр булдыру белән бергә, элеккеләрен дә кадерләп саклыйлар. Каравон, Сабантуй, “Небо на земле” дини музыка фестивале, Державин укулары – аларда очрашулар шатлык һәм ләззәтләнү китерә.
Тагын бер гадәтебез – республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңү. Комлы Ковали мәктәбеннән вокалистка Динә Җәләлетдинова, Имәнкискәдән нәфис сүз остасы Камилә Сөнгатова, Габишевоның “Импульс-dance” заманча бию студиясе халык коллективы, Пәрәү мәдәният йортының “Алтын канатлар” ансамбле һәм башкалар халыкара конкурсларда үзләрен таныттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев