Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
мәдәният

Минем ярата һәм соклана торган чагым

17 яшьлек авторлар һәм шагыйрьләрнең кайсылары беренче шигырьләр җыентыгы чыгу белән мактана ала?

Автор фотосы

Күп түгелдер дип уйлыйм. Ә менә Лаеш интернат мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гөлназ Гәләветдинова шундый мөмкинлек алды.

Үз мәктәбе педагоглары, А. Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек ордены, Казан иганәчесе Ленар Радикович ярдәме белән әйләнә-тирәбездәге матурлыкны үз күзләре белән күрмәгән, әмма бу тормышны тойган кызның беренче китабы дөнья күрде. Бик күп нәрсәләрне аңлый инде ул.

Гөлназның шигырьләре – бу кәефнең катлаулы үзгәреп торуы да, җан авазы да, тәэсирләр нәтиҗәсендә рухлану да, яшь кызның татлы хыяллары да. Бу шигырьләрдә тетрәнү дә, хәсрәт тә, һәм хәтта өлкәннәрчә зирәклек тә бар.

Интернат мәктәптә дуслары, укытучылары, чакырылган кунаклар даирәсендә аның “Первоцвет” исемле шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү булды. Мәктәп тәрбиячесе Марина Антонова килүчеләргә үзенең тәрбияләнүчесенең тормыш һәм иҗат юлы турында тәфсилләп сөйләде. Алып баручының сөйләве тантана гаепчесенә багышланган видеофильм күрсәтү белән үрелеп барды. Гөлназның дуслары һәм сыйныфташлары бу көнне талантлы дусларының шигырьләрен укыдылар, үзешчән сәнгать номерларын да аңа багышладылар.

Гөлназ үзе сәхнәгә чыгып аның шатлыгын уртаклашырга килүчеләргә, үзенең яраткан әти-әнисенә, укытучыларына, иганәчеләргә, мондый уңышка ирешүдә  булышучыларның барысына чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерде. Яшь шагыйрә үз яшьтәшләренә аның үрнәгенә иярергә, иҗади омтылышка чыгу мөмкинлеге бирергә, шигырьләр язарга һәм аларны рәхмәтле тыңлаучылар белән уртаклашырга чакырып мөрәҗәгать итте. Гөлназ үз иҗат җимешләрен укыды, шул исәптән әнисенә багышланганын да.

Лаеш интернат-мәктәп директоры Гөлнара Шәрипова һәм А.Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек ордены рәисе Зөһрә Лезина тантана гаепчесен котладылар. Зөһрә Сәлимовна һәм Тимур Лезин катнашында җыентык әзерләнгән һәм техник яктан эшләнгән, иганәчеләр табылган. Шәфкатьлелек ордены рәисе Гөлназга һәм аның остазларына буяу исе килеп торган, яңа басылган китапларны тапшырды.

Бу көнне үз китабы булган яшь автор нинди бәхетле иде! Гөлназ үрнәге үз иҗатыңны һәм талантыңны күрсәтүгә яшь тә, сәламәтлек белән булган проблемалар да комачау итмәвенә бер үрнәк, җәмгыять тә ишетә һәм лаеклы бәя дә бирә.

-Мин сезгә киләчәктә дә шигырь язам дип ышандырам. Әгәр сезгә минем иҗатым ошый икән, әгәр сез мине тыңларга теләсәгез, мин сезнең өчен иҗат итәчәкмен! – Гөлназ Галәветдинова үзенең иҗат кичәсен шундый сүзләр белән төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Кама ягы Минем ярата һәм соклана торган чагым