Олы бәйрәм
7сеннән 8 апрель төнендә православие гыйбадәтханәләрендә һәм чиркәүләрдә бәйрәм догалары яңгырады. Дин тотучылар Олы бәйрәмне билгеләп үттеләр. Ул Гайсә пәйгамбәрнең яңадан тууы хөрмәтенә үтә - бар христиан өйрәнүләре өчен нигез булган тәүратның үзәк вакыйгасы булып тора. Олы Кабандагы Преображения Господне гыйбадәтханәсе шыгрым тулы иде. Тантаналы гыйбадәткә җирле халык кына түгел,...
7сеннән 8 апрель төнендә православие гыйбадәтханәләрендә һәм чиркәүләрдә бәйрәм догалары яңгырады. Дин тотучылар Олы бәйрәмне билгеләп үттеләр.
Ул Гайсә пәйгамбәрнең яңадан тууы хөрмәтенә үтә - бар христиан өйрәнүләре өчен нигез булган тәүратның үзәк вакыйгасы булып тора.
Олы Кабандагы Преображения Господне гыйбадәтханәсе шыгрым тулы иде. Тантаналы гыйбадәткә җирле халык кына түгел, башка җирләрдән килүчеләр дә бар иде. Олы бәйрәмне борынгы чиркәүдә каршылау өчен Казаннан, Лаештан, Столбищедан... килгәннәр.
-Монда өйдәге кебек, - диде Маргарита Кузнецова. - Ирем белән Казаннан килдек. Бу гыйбадәтханә турында әбиемнән үк ишеткән идем. Аның совет елларында да ябылмавын да беләм.
Савиновларның яшь гаиләсе Столбищеда яши.
-Барлык зур дини бәйрәмнәргә монда киләбез, - дип уртаклашты Павел Савинов. - Мине шушы чиркәүдә чукындырганнар. Бу гыйбадәтханә миңа бик тә якын.
Анна Калабанова Казаннан Олы Кабанга 40 ел йөри. Ире белән монда никахланышканнар. Хәзер улы да әти-әниләре йөргән чиркәүгә килә.
Лаешта яшәүче Денис Пыренков бик тә матур иконаны күрсәтте.
-Аны ике меңләп елдан артык Спиридон Трумифунт (Саламинский) сөякләре сакланган Корфу утравыннан алып кайтканнар. Могҗизалар тудыручы III гасыр азагында Кипр утравында яшәгән. Икона аның сөякләрендә изгеләндерелгән, дип аңлата Денис. - Күрәсезме, монда аның киеменең бер өлеше. Без икона өчен киотны борынгы грек стилендә ясадык - зәйтүннәр, корабль сурәтләнгән.
Гыйбадәт башланганчы православиелеләр шәмнәр куйдылар - кемдер саулык, кемдер үлгәннәр рухына. Аллаһтан нәрсәләрдер сорадылар.
Дини йола буенча тәреле йөреш булды.
-Гыйбадәтханә игумены настоятель Александр (Зинин):
-Гайсә яңадан туды, - дип белдерде.
-Чынлап торып утырды! - дип җавап бирде җыелучылар.
Олы бәйрәмнең асылы - Гайсәнең терелүе, тормышның үлемне җиңүе.
Белешмә өчен: 2013 елга кадәр гыйбадәтханәнең настоятеле Татарстан митрополиясе өлкән клирикы митрофор протоиерий Георгий Давыдов була, ярты гасыр дини хезмәт чорында Георгий атакай бу мәхәлләне 25 ел карап торган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев