Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Сәләтле балалар өчен “Планета салават күпере“

Бу көннәрдә Лаешта үткән "Балачак планетасы салават күпере" балалар иҗатының район фестивалендә катнашучылар тамашачыларны искиткеч вокал, дәртле биюләр һәм яхшы конферанс белән куандырдылар. Районныңзур сәхнәләренең берсе-балалар сәнгать мәктәбенең тамашачылар залы сәхнәсе чираттагы мәртәбә күп балалы, бала алган һәм опекага бала алган гаиләләр балалары, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән сәләтле балаларга...

Бу көннәрдә Лаешта үткән "Балачак планетасы салават күпере" балалар иҗатының район фестивалендә катнашучылар тамашачыларны искиткеч вокал, дәртле биюләр һәм яхшы конферанс белән куандырдылар.

Районныңзур сәхнәләренең берсе-балалар сәнгать мәктәбенең тамашачылар залы сәхнәсе чираттагы мәртәбә күп балалы, бала алган һәм опекага бала алган гаиләләр балалары, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән сәләтле балаларга бирелде. Балалар өчен җан атарга килүчеләр арасында аларның дуслары, әти-әниләре, остазлары бар. Бәйрәмдә ветераннар һәм сугыш чоры балалары булу яхшы гадәткә әйләнде. Сценарийга яхшы уйланылып кертелгән ветераннарны хөрмәтләү - үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүнең ачык мисалы.

Чараны оештыручы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөһрә Лезина сүзләре буенча, балалар иҗаты район җитәкчелегенең, җәмәгатьчелекнең, кече һәм урта бизнес вәкилләренең һәм районның кечкенә кешеләре язмышына битараф булмаган бар кешенең киң яклавын таба. Әлеге ярдәм нәтиҗәсендә фестивальдә катнашучылар саны елдан-ел арта. Узган еллардан аермалы буларак сәхнәдә ерактагы торак пунктлардан килгән балалар актив катнаша. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге ярдәмендә оештырылган бәйрәмнең массакүләм һәм күңелле килеп чыгуы ирекле ярдәмчеләр - мәктәптән тыш эшләр үзәге, балалар тернәкләндерү үзәге, волонтерлар, шулай ук Лаешның 2 нче мәктәбенең халык иҗаты түгәрәге әгъзалары хезмәте. Фестивальнең барлык катнашучылары дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнде. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге оештырган "Дети рисуют страну" район конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары да лаеклы бүләкләрен алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район