Туган авылыбыз яшәр
Рождествено авыл җирлегенең матурлануын һәм төзекләндерелүен күрү сөендерә. Шушы көннәрдә авылның яңа мәдәният йортында "Туган авылыбыз яши" дигән концерт булды. Бәйрәм программасы төрле номерларны эченә алган. Күптәннән килгән гадәт буенча аны үзен республикадан читтә дә танытып өлгергән "Русская душа" фольклор ансамбле ачты. Залда алма төшәр урын да юк. Тамашачылар яраткан...
Рождествено авыл җирлегенең матурлануын һәм төзекләндерелүен күрү сөендерә. Шушы көннәрдә авылның яңа мәдәният йортында "Туган авылыбыз яши" дигән концерт булды.
Бәйрәм программасы төрле номерларны эченә алган. Күптәннән килгән гадәт буенча аны үзен республикадан читтә дә танытып өлгергән "Русская душа" фольклор ансамбле ачты. Залда алма төшәр урын да юк. Тамашачылар яраткан артистлары: Екатерина Куликова, Любовь Хәсәнова, Владимир Чуприн, бертуган Кузьминалар чыгышын алкышларга күмделәр. Ансамбльнең өлкән әгъзасы Раиса Макарова башкарган "Темно-вишневая шаль" романсы үзәкләргә үтте. "Фантазия" вокаль-инструменталь чыгышын да авылдашлар җылы кабул итте. Ерова Надежда, Светлана Волостнова, Лидия Базыгина һәм башка үзешчән артистлар сәхнә миниатюралары белән сөендерделәр.
Бәйрәм бик тә яхшы булды. Башкача булу мөмкин дә түгел, чөнки җырларда халкыбыз күңеле чагыла бит.
Валентина Хазова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев