Җәйге төсләр
Бу бәйрәмгә күптәннән әзерләнделәр. Яздан ук Нармонка балалары лапталы уйнадылар, чемпионатка хәзерләнделәр. Җәй башында Астраханкадагы яшьтәшләре белән очраштылар, алымнарын күрсәттеләр, аңлаттылар, уйнадылар. Әбиләребез һәм бабайларыбызның мавыктыргыч уены авыл тормышына керүе табигый хәл. Нармонка авыл мәдәният йортын арендага алалар, чакыру билетлары, листовкалар, анонс язалар. "Казан хәзинәсен эзләү" уены өчен пакетлар, хәзинә...
Бу бәйрәмгә күптәннән әзерләнделәр. Яздан ук Нармонка балалары лапталы уйнадылар, чемпионатка хәзерләнделәр. Җәй башында Астраханкадагы яшьтәшләре белән очраштылар, алымнарын күрсәттеләр, аңлаттылар, уйнадылар. Әбиләребез һәм бабайларыбызның мавыктыргыч уены авыл тормышына керүе табигый хәл. Нармонка авыл мәдәният йортын арендага алалар, чакыру билетлары, листовкалар, анонс язалар. "Казан хәзинәсен эзләү" уены өчен пакетлар, хәзинә өчен сандыклар әзерлиләр. Балалар скрапбукинг элементларыннан файдаланалар, аларның фантазиясе чикләр белми.
Бар кеше датаның бик тә мөһим булуын аңлады: Астраханкага 450 ел, бу хакта кибеттәге матур баннер хәбәр итте. Барысы бәйрәм көтә. Кояшлы көн. Эссе. Ясная Полянада кунакта булган "Кырмыскалар берлеге" хәрәкәте волонтерлары авылның төрле почмакларына урнашты. Яңа урам башындагы чатыр янында капитаннарга беренче пакетларны тапшырдылар һәм ике төркем балалар чыпчыклар кебек, күз ачып йомганчы юк та булдылар. Маршрут урамнарның элекке исемнәре буйлап үтте: Браша, Репьёвка, Улица. Бәйрәм - симфония ул: хәтта кечкенә авылда да күпкырлы.
Чатыр янында башына кыр чәчәкләреннән үрелгән тәкыя, матур сарафан кигән бай хатыны тора, аны борынгы әйберләр чолгап алган: 108 ел элек ясалган самавыр, көянтәләр, агачтан эшләнгән көпчәкле балалар арбасы, кырлы бәләкләр, күз явын алырлык арба көпчәкләре. Бәйрәм төсләре.
Матур гадәт буенча авылның өлкән кешеләрен, ветераннарны, хөрмәт казанган авылдашларны олыладык. Барысының кәефе күтәренке, шат. Лапта уены кыры катнашучыларны үзенә җәлеп итте. Туптан качып булмый. Балалар рәхәтләнеп уйныйлар, хуҗалар, күп санлы кунаклар да катнаша. Ә менә чәчәкләр Алиһәсе мультфильм геройлары белән килгән. Программа ярышларга, бәйгеләргә, җырларга бай иде. Иң яхшы башкаручыларга бүләкләрне дә үзләре ясадылар. Эльвина Кәримова Астраханка авылы өчен иң яхшы балалар мәйданчыгы өчен бүләк алды. Күңелле әйлән-бәйләндә авыл принцессасын - Астраханкадан Александраны сайладылар, ә Нармонкадан Илнур принц булды. Программа бай. Рождественодан күршеләр ярдәм итте. "Березка" ансамбле, башка үзешчән артистлар чыгышларын җылы кабул иттеләр. Матди тәэмин ителеш тә мөһим. Нармонка авыл җирлеге башлыгы Людмила Стеряковага һәм эшмәкәрләргә рәхмәт. Җәйге матур төсләр астраханкалылар хәтерендә озак сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев