Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
мәдәният

Юбилярлар китаплары Лаеш балалары өчен

Үзәк балалар китапханәсендә "Золотая полка юбиляра" исемле күргәзмә оештырылды. Ул ике бүлектән тора һәм быел юбилейларын билгеләп үтәчәк язучыларга багышланган. Күргәзмәнең беренче бүлеге "Литературный клуб Руси..." дип атала, ул бөек рус классигы Василий Андреевич Жуковскийның 235 еллыгына әзерләнгән. Китап сөючеләр биредә аның шигырьләре, балладалары һәм әкиятләре белән таныша ала. "Самая...

Үзәк балалар китапханәсендә "Золотая полка юбиляра" исемле күргәзмә оештырылды. Ул ике бүлектән тора һәм быел юбилейларын билгеләп үтәчәк язучыларга багышланган.

Күргәзмәнең беренче бүлеге "Литературный клуб Руси..." дип атала, ул бөек рус классигы Василий Андреевич Жуковскийның 235 еллыгына әзерләнгән. Китап сөючеләр биредә аның шигырьләре, балладалары һәм әкиятләре белән таныша ала.

"Самая легкая лодка в мире" бүлегендә Юрий Ковальнең танылган әсәрләре белән танышырга мөмкин. Быел язучыга 80 яшь тула.

Күргәзмәгә куелган искиткеч яхшы әсәрләр авторлар үзләре исән чакта да яратып укылдылар һәм алар хәзер дә актуальлекләрен югалтмыйлар.

Күргәзмә кече һәм урта яшьтәге укучылар өчен оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район