Район мәдәният йорты фойесендә Лаеш сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар һәм укучылары картиналарыннан күргәзмә оештырылды
Балаларның картиналары Бөек Ватан сугышына багышланган иде. Барган вакыйгалар һәм буыннар элемтәсе күзгә ташлана, эшләр бүгенге көнгә багышланган һәм актуаль.
Минем игътибарны бик тә сыйфатлы башкарылган берничә эш җәлеп итте. Аларны Владислав Козловский язган. Минем кызыксынуыны күреп яныма бер ханым килде. Без таныштык. Ул Фирдәүс Пимурзина — күргәзмәне оештыручы һәм сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать укытучысы. Бу эшләрне аның хәзерге укучылары һәм мәктәпне тәмамлаучылар язган. Үзенең мәктәпне тәмамлаган укучысы Владислав турында Фирдәүс Абдулловна аерым сөйләде.
Сәләтле һәм төрле яктан үскән егет сәнгать мәктәбен бишкә генә тәмамлаган. Ул яхшы рәсем ясау белән бергә спорт белән дә шөгыльләнгән. Төрле бәйгеләрдә, ярышларда катнашкан — күп тапкырлар призлы урыннар алган. Мәктәпне тәмамлагач Казанның Кызыл байраклы Жуков орденлы югары танк училищесына укырга керә. Училищены тәмамлагач махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнә. Бүген Владислав Ватаныбыз чикләрен батырларча саклый. Аны телевидениедән яңалыкларда күрсәткәннәр, дип тә әйтәләр. Ә аның педагогы Фирдәүс Абдулловна үзенең талантлы укучысын мактап телгә ала.
-Ул бик күңелле, ачык йөзле һәм хезмәт сөючән, — дип Владиславка характеристика бирде. — Әле дә хәтерлим, ул мольберт артына утыргач, үз эшен бетергәч кенә кузгалды. Бик җаваплы!
Хәзерге СВО сугышчысының берничә эше, шул исәптән диплом эше дә, сугышка багышланган. Ул сугыш көннәре һәм Җиңү турында үзе күргәнчә яза. Хәзер сугыш мәшәкатьләре Владислав өчен чынбарлык. Димәк, аның картинасында сурәтләнгән матур, якты Җиңү көне еракта түгел.
Без якташыбызга тиз арада исән-сау әйләнеп айтуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев