Лаешта 22 июньдә Хәтер шәмен кабыздылар
83 ел элек бу көнне 200 миллионга якын кешенең тормышы Бөек Ватан сугышына «кадәр» һәм «аннан соң» га бүленде.

Узган ел «Хәтер шәме» онлайн акциясендә катнашучылар 537, 116 виртуаль шәм кабыздылар.
Лаеш районы да бөтендөнья акциясенә кушылды.
22 июнь кичендә Лаеш яшьләре Җиңү паркында җыелды.
Мәңгелек ут янында Юлия Туркова җитәкчелегендәге яшьләр Хәтер шәмнәрен кабызып, алардан «Хәтерлибез!» сүзен ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев