Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
сәламәтлек

Апрельдә магнит давыллары

Кояш системасын озакка сузылган тикшеренүләр һәм күзәтүләр нәтиҗәсендә галимнәр магнит кырының кешегә тәэсир итүен ачыклаганнар

1 апрель - уртача дәрәҗә магнит давылы булу көтелә. Ул метеобәйле кешеләргә иртәнге сәгатьләрдә тәэсир итә. Кәеф үзгәрү, депрессия, баш авыртулар булуы мөмкин. Хроник авыруларның үзләрен сиздерүе бар.

7 апрель – магнит давылы көчле түгел. Көчәнешнең югары ноктасы 12 сәгатьтән соң булуы ихтимал. Иммунитетлары йомшак кешеләр моны аеруча сизәләр. Бу көнне авыр һәм көч таләп иткән эшләрне калдырып тору кирәк.

18 апрель – бу көнне магнит давылы көчле була, атмосфера үзгәрешләренең кульминациясе иртәнге сәгатьләргә туры килә. Йөрәк-кан тамырлары, кан басымына бәйле авырулары булган кешеләргә даруларны алдан әзерләп кую сорала.

20 апрель – кешеләргә магнит тәэсире уртача дәрәҗәдә булачак. Тәэсир итүнең иң көчле вакыты – иртәдән 12.00 сәгатькәчә. Метеобәйле кешеләр хәлсезлек тоярлар.

Электрон ММЧ материаллары буенча.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев