Халыкка профилактик прививкалар
Прививкадан соң барлыкка килгән иммунитет кайбер йогышлы авырулардан кешене гомере буе саклый. Профилактик прививкалар прививкаларның милли календарена ярашлы төстә һәм Лаеш хастаханәсе эпидемиологик күрсәткечләре буенча поликлиникада һәм табиблык амбулаторияләрендә һәм ФАПларда үткәрелә. Прививкалар йогышлы авыру төренә бәйле төстә билгеле бер вакыт арасында ясала. Туберкулезга каршы вакцина яңа туган сабыйга бала...
Прививкадан соң барлыкка килгән иммунитет кайбер йогышлы авырулардан кешене гомере буе саклый. Профилактик прививкалар прививкаларның милли календарена ярашлы төстә һәм Лаеш хастаханәсе эпидемиологик күрсәткечләре буенча поликлиникада һәм табиблык амбулаторияләрендә һәм ФАПларда үткәрелә.
Прививкалар йогышлы авыру төренә бәйле төстә билгеле бер вакыт арасында ясала.
Туберкулезга каршы вакцина яңа туган сабыйга бала тудыру йортыннан чыгу алдыннан ясала. Күрсәткечләр буенча 6-7 яшьлек балаларга туберкулезга каршы ревакцинация ясала.
Тудыру бүлегендә сабыйның беренче 24 сәгать тормышында вируслы В гепатитына каршы вакцина ясала. Прививка ясалмаган 1 яшькәчә балаларга һәм 18 яше тулмаганнарга, 55кә кадәрге өлкәннәргә дә вакцина ясала, әмма амбулатор-поликлиника челтәрендә.
Балага ике айдан пневмококк инфекциясенә каршы вакцина ясала. Бу процедура клиник күрсәткечләр буенча гына кирәк (бронхит, бронхиаль астмадан азапланучы затларга).
Куркыныч янаган төркемдәге балаларга гемофиль инфекциягә каршы прививка ясала.
Өч айдан балага дифтериягә, бизгәккә, коклюшка каршы прививка ясыйлар. Алга таба - дифтериягә һәм бизгәккә каршы билгеләнгән срокларга ярашлы төстә - бу 6-7 яшьлек балалар һәм 14 яшьтә, 24 яшьтән өлкәннәр һәм алга таба һәр ун елда.
12 ай булгач һәм алга таба 6 яшьтә кызамыкка, кызылчага, эпидемик паротитка каршы вакцина ясала.
25 яшькә кадәр иммунитетлары булмаган өлкәннәргә кызылчага, 35кә кадәргеләргә кызамыкка каршы, 36дан 55 яшькә кадәрге куркыныч янаган төркемгә керүчеләргә (медицина, мәгариф, сәүдә, транспорт, коммуналь өлкә хезмәткәрләре) кызамыкка каршы прививка ясала.
Гриппка карша прививка Лаеш үзәк район хастаханәсенә медицина хезмәтенә беркетелгән халыкка ел саен ясала.
Эпидемиологик күрсәткечләр буенча профилактик прививкалар йогышлы авырулар йогу куркынычы булган урыннардагы кешеләргә Лаеш поликлиникасының прививкалар кабинетында ясала. Мәсәлән, себер түләмәсенә каршы прививкалар зооветхезмәткәрләргә һәм терлекләр сую, тунау һәм ит түшкәләрен бүлү белән һөнәри шөгыльләнгән затларга ясала.
Профилактикалау максатыннан котыру авыруына каршы прививкалар җәнлекләр тоту һәм асрау буенча эш башкаручыларга, ветеринарларга, егерьларга, урманчыларга ясала.
Урман әзерләүдә, урман чистартуда һәм төзекләндерүдә, халыкны сәламәтләндерү һәм ял зоналарында эшләүчеләргә вируслы урман бетенә каршы вакцина ясала.
Авыру учагында булучыларга вируслы А гепатитына каршы прививка ясала.
Чакыру буенча хәрби хезмәткә китүче затларга менингококк, пневмококк инфекцияләренә һәм җил чәчәгенә каршы вакцина ясала.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Авыруларга ышанычлы калкан куегыз.
Марина Идрисова, Лаеш үзәк район хастаханәсе табиб-эпидемиологы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев