Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
сәламәтлек

Җинаять һәм җәза Телефон мошеннигын... төзәтү колониясендә тоткарлаганнар

Миллион сумнан артык - наркотикларның законсыз әйләнеше өчен җәза үтәүче, Самарада туган 27 яшьлек гражданның алдау гамәлләре барышында китерелгән зыянны шул суммага бәялиләр. ЭЭМның ТР матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, телефон аферисты 2016 елның маеннан июленә кадәр Әлмәттә яшәүче 12 кешене алдаган - бу бары теркәлгән фактлар гына. Явыз ниятле һәрвакыт...

Миллион сумнан артык - наркотикларның законсыз әйләнеше өчен җәза үтәүче, Самарада туган 27 яшьлек гражданның алдау гамәлләре барышында китерелгән зыянны шул суммага бәялиләр.

ЭЭМның ТР матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, телефон аферисты 2016 елның маеннан июленә кадәр Әлмәттә яшәүче 12 кешене алдаган - бу бары теркәлгән фактлар гына. Явыз ниятле һәрвакыт бер схема буенча эш итә: уйлап тормыйча гына стационар телефоннарга шалтырата һәм "Әни, мин машина белән кеше таптаттым" сүзләре белән үзенә акча күчерүне үтенә, имеш, акча түләп котыла.

Нәкъ шуңа күрә 60 яшьлек пенсионерка улының киләчәк язмышы өчен куркып төрле абонент счетларына гомумән алганда 480 мең сум акча күчерә. Акча күчерү турындагы чекларны шалтыратучы таләпләре буенча юк итә.

Оператив эзләү эшләре үткәреп, Әлмәт полицейскийлары зыян күрүчеләргә барлык шалтыратуларның Самара өлкәсендә урнашкан 6 нчы төзәтү колониясеннән кергәнен ачыклыйлар. Тентү вакытында шикле кешедә өч сим-карта табалар. Ул аларны корбаннарына шалтырату өчен кулланган.

-Барлык фактлар буенча РФ ҖКның 159 маддәсе 3 бүлеге буенча (алдау) җинаять эшләре кузгатылган, - дип хәбәр итә ЭЭМның ТР матбугат хезмәте. - Хәзерге вакытта полицейскийлар тоткарланган кешенең башка шундый җинаятьләргә катнашы булу-булмавын тикшерәләр.

Ә без алдакчылар корбаны булмас өчен берничә кагыйдәне искә төшерәбез.

Таныш булмаган кешеләрдән телефоныгызга кергән бар мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк. Югалып калмаска, шалтырату кергән туганнарыгыз белән элемтәгә керергә. Таныш түгел кешеләргә акча күчермәскә. Әгәр телефоныгызга тыю куелу турында SMS килсә, иренмәгез - банкка барыгыз һәм урында барысын да ачыклагыз. Исегездә тотыгыз, банк хезмәткәрләре беркайчан да сездән картаның яшерен кодын сорамаячак һәм аннан акча күчерергә киңәш бирмәячәк. Аз гына шикләнгәндә дә полициягә мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев