Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
сәламәтлек

Профилактика – туберкулезга каршы көрәштә төп корал

Туберкулез - барлык илләрдә таралган иң мәкерле авыруларның берсе. Бу авыру белән көрәштә Лаеш районы медиклары нинди чаралар күрәләр, без бу хакта үзәк район хастаханәсе табиб-фтизиатры Артем Насыйбуллин белән сөйләшәбез. Әңгәмәне Людмила Никифорова алып барды Фото Артем Насыйбуллин архивыннан Артем Рафаилевич, безнең районда бу авыру белән хәлләр ничек? -Шуны әйтеп...

Туберкулез - барлык илләрдә таралган иң мәкерле авыруларның берсе. Бу авыру белән көрәштә Лаеш районы медиклары нинди чаралар күрәләр, без бу хакта үзәк район хастаханәсе табиб-фтизиатры Артем Насыйбуллин белән сөйләшәбез.

Әңгәмәне Людмила Никифорова алып барды

Фото Артем Насыйбуллин архивыннан

Артем Рафаилевич, безнең районда бу авыру белән хәлләр ничек?

-Шуны әйтеп үтү кирәк, туберкулез буенча эпидемиологик хәл бар дөньяда киеренке булып кала. Ел саен Россиядә 90 меңгә якын кеше бу авыруны йоктыра, Татарстанда - 1300гә якын. Лаеш районында соңгы алты елда туберкулез белән булган хәлне анализлап шундый нәтиҗә ясарга була, ул кимүгә таба бара. Мәсәлән, 2012 елда 100 мең кешегә авыручылар саны 62,2, ә 2017 елда - 19,4. Ә бу уртача республика күрсәткеченнән түбән.

Уңай динамиканың сәбәпләре нидә?

-Бер яктан караганда, безнең районда туберкулез авыруы буенча хәлләр уңай. Әмма бу айсбергның түбәсе генә. Әгәр проблеманы ныклап карасаң, күрсәткечләр кимүнең берничә сәбәбен табарга була. Беренчесе - туберкулез буенча куркыныч төркемгә кергән социаль яктан уңай булмаган төркемгә керүче кешеләрнең флюорография үтүдән баш тартулары. Икенче сәбәп - гражданнарның флюорографиядән соң өстәмә тикшерүгә килмәүләре.

Флюорография өлкән яшьтәге халык арасында туберкулезны иртә срокта ачыклауның төп алымы.

Еш кына пациентлар өстәмә тикшеренүгә җитди карамыйлар, участок медицина сестрасының фтизиатрга киңәшкә килергә кирәклеге үтенеченә кул гына селтиләр. Күп очракта бу сәламәтлек өчен куркыныч - туберкулезның дәвалап булмый торган авыр формалары барлыкка килә.

Туберкулез белән беренче авыручылар күпме һәм туберкулездан үлүчеләр бармы?

-2012 елдан 2017 елгача Лаеш районында туберкулез авыруы ачыклану очраклары арта. Татарстан буенча да шундый ук күренеш. Бу ир-егетләр арасында алкоголизм, наркомания, тәмәке тартучылар күп булуда дип уйлыйм. 2012 елда ирләр арасында авыру ачыклану 75%, хатын-кызлар - 25%. 2017 елда да шундый ук күренеш: теркәлгән очраклардан ирләр арасында туберкулез беренче тапкыр 87,5%, ә хатын-кызларда - 12,5% ачыкланган. Соңгы алты елда Лаеш районында үлүчеләр саны әкренләп кими. 2017 елда туберкулездан үлү очрагы теркәлмәде.

Балалар арасында хәлләр ничек?

-Туганнан алып җиде яшькә кадәрге балалар арасында туберкулезны иртә срокта ачыклауның төп алымы Манту реакциясенә проба. Сигез яшьтән Диаскинтест куела. Лаеш районында 0-7 яшькәчә балаларның 94-99%ына Манту ясала. 2017 елда балалар һәм яшүсмерләр арасында туберкулез белән авыру очрагы теркәлмәде. 2016 елда Диаскинтест нәтиҗәләре буенча балигъ булмаганнар арасында сулыш органнары туберкулезының ике очрагы ачыкланды. 2016 елда флюорография буенча бер үсмердә авыру ачыкланды.

Туберкулез авыруын профилактикалау чаралары нинди?

-Ел саен балаларга бакчаларда һәм мәктәпләрдә Манту һәм Дискинтест кую зарур һәм 15 яшьтән соң флюорографик тикшеренү үтү сорала. Көн һәм туклану режимын саклау, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, начар гадәтләрдән баш тарту. Шушы гади кагыйдәләр мәкерле туберкулез авыруыннан саклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район