Район медсоветы халыкка медицина хезмәте күрсәтү проблемаларын хәл итә
Район медсоветы йомгаклау утырышында төп юнәлешләрне һәм 2018 елдагы эш йомгакларын, шулай ук быелгы бурычларны карап тикшерделәр.
Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова 372 хезмәткәр эшләгән дүрт табиблык амбулаториясе һәм 40 фельдшерлык-акушерлык пункты эшчәнлегендәге саннарны һәм фактларны әйтеп узды.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко соңгы елларда районда, бар республикадагы кебек гомер озынлыгының 2011елдагы 69 яшьтән 2018 елда 73кә артуын билгеләп китте. Әмма бар Татарстандагы кебек үк авыруларның миокард инфаркты һәм баш миендә кан әйләнеше кискен бозылудан медицина ярдәме алу өчен соң мөрәҗәгать итү проблемасы бар.
-Беренче буын белгечләренә алга таба да халык белән эшләү һәм авыру билгеләре булганда медицина ярдәме сорап беренче сәгатьтә мөрәҗәгать итү кирәклеген аңлатырга кирәк, - дип басым ясады Владислав Валентинович.
Лаеш үзәк район хастаханәсендә бердәм медицина мәгълүмат системасы кертелгән, пациентның электрон медицина картасы кертелә. Хастаханә ТР сәламәтлек саклау министрлыгы республика клиник ситуация үзәгенә тоташкан. Авыр хәлдәге авырулар белән эшләгәндә онлайн консилиумнар үткәрелә. Әмма кечкенә авылларда булган ФАПлар торышы мактанырлык түгел: Емельяново, Пиголи, Сапуголи, Кунтечи, Новая Поляна, Шуран, Березовка. Кызганычка каршы, программа яшәүчеләр саны 200дән аз булган торак пунктларны эченә алмый.
-Безгә быел ук район ярдәмендә һәм инвесторлар җәлеп итеп Сапуголи, Шуранда ике фельдшерлык пункты төзү өчен үз программабызны эшләү зарур, моның өчен 10 миллион сум кирәк, - дип билгеләп үтте Елена Владимировна.
Шулай ук квалификацияле кадрлар җитмәү үзен сиздерә. 10 мең кешегә тәэмин ителеш: табиблар белән – 13,5, белгечләр (ТРда – 31,2), урта медицина хезмәткәрләре белән – 43,4 (ТРда-87,0).
Күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфатын күтәрү һәм уңайлы итү, дарулар белән тәэмин итүне яхшырту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эш дәвам иттереләчәк. Планда- үзәк район хастаханәсен медицина җиһазлары белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен күтәрү һәм район медицина учреждениеләре матди-техник базасын ныгыту, халыкны флюорографик тикшерүләргә күбрәк тарту.
Максатчан эш алып бару нәтиҗәсендә эшчәнлек нәтиҗәлелеге тотрыклы үсә. Республика муниципаль районнары сәламәтлек саклау учреждениеләре гомуми рейтингында район 9-10нчы урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев