Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
сәламәтлек

Татар Сараланында Сәламәтлек көне

Чара Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына нигез салынуның 70 еллыгына багышланды. Наилә Җиһаншина, Татар Сараланы китапханәсе әйдәүче китапханәчес. Тәнзилә Нуруллина фотосы. Мәдәният хезмәткәрләре Наилә Җиһаншина һәм Тәнзилә Нуруллина, шулай ук авыл ФАПы фельдшеры Нәкыя Анисимова 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә "Үзеңә үзең булыш" дип исемләнгән Сәламәтлек көне оештырдылар....

Чара Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына нигез салынуның 70 еллыгына багышланды.

Наилә Җиһаншина, Татар Сараланы китапханәсе әйдәүче китапханәчес.

Тәнзилә Нуруллина фотосы.

Мәдәният хезмәткәрләре Наилә Җиһаншина һәм Тәнзилә Нуруллина, шулай ук авыл ФАПы фельдшеры Нәкыя Анисимова 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә "Үзеңә үзең булыш" дип исемләнгән Сәламәтлек көне оештырдылар.

Китапханәдә "Сәламәт булыгыз" дигән китап күргәзмәсе ачылды. Укучылар өчен китапханәче "Сезнең сәламәтлек сезнең кулларда яки Сәламәт булу өчен кечкенә ун хәйлә", "Үз сәламәтлеге турында кайгыртучылар өчен" дип исемләнгән белешмәлекләр ясаган. Аларда сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләре һәм сәламәтлекне профилактикалау буенча китаплар исемлеге тәкъдим ителә. Китапханә фондындагы сәламәтяшәү рәвешенә багышланган китаплар турында да мәгълүмат бар. Укучылар сәламәтлекне ныгыту һәм дару үләннәре турындагы китаплар һәм материалларны кызыксынып өйрәнделәр.

Фельдшер Нәкыя Анисимова дәвалау физкультурасы буенча дәрес үткәрде, аңа безнең ханымнар рәхәтләнеп йөриләр. Бу инде Нәкыя Нәкыйп кызының быел үткәргән өченче дәресе.

"Хәрәкәттә - бәрәкәт!" шигаре бар кеше өчен һәрчак актуаль. Бөек Әбугалисинә әйткәнчә, хәрәкәт күп даруларны алыштыра, әмма дөньядагы бер генә дару да хәрәкәтне алыштыра алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район