Тилчә авыруына киртә куйыйк
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе хәбәр итә, 2019 елда тилчә буенча хәл кискен начарайган.
Куркыныч инфекция Приморье, Хабаровский һәм Забайкалье крайларында дуңгызлар һәм мөгезле эре терлекләр арасында 26 тапкыр теркәлгән. Авыруның куркыныч булуы уңаеннан, тилчә вирусының Татарстан территориясенә үтеп керүенә юл куймау өчен гражданнарның шәхси хуҗалыкларындагы, КФХ һәм сәнәгать терлекчелек предприятиеләрендәге терлекләрнең баш санын саклауга юнәлтелгән чаралар күрү таләп ителә. Авыл хуҗалыгы терлекләре ташуга, республика эчендә һәм Россиянең башка субъектларыннан, аеруча Приморье, Хабаровский һәм Забайкалье төбәкләреннән терлекчелек продуктлары алып кайтуга контрольне көчәйтү зарур. Терлекләрдә тилчә авыруы клиник билгеләре күренгәндә кичекмәстән район дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләрнә хәбәр итү сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев